Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комида Кыш бабай резиденциясеннән кайтып баручы 49 турист булган автобус капланган, Татарстаннан сигез кеше каза күргән

Унике пассажир, шул исәптән дүрт бала, сырхауханәгә озатыла.

news_top_970_100
Комида Кыш бабай резиденциясеннән кайтып баручы 49 турист булган автобус капланган, Татарстаннан сигез кеше каза күргән
Автобуста Казаннан сигез кеше булган дип хәбәр итә "Татар-информ". Алар арасында балигъ булмаган үсмер дә була, бәхеткә, ул зыян күрми диярлек - аңа амбулатор ярдәм күрсәтелә. 

Коми ГИБДД идарәсе ТАСС агентлыгына экскурсия автобусы йөртүчесенең быел биш тапкыр административ хокук бозу өчен җавапка тартылуын әйтә. 

ГИБДД фаразы буенча, авариядә автобус йөртүче гаепле. Ул тизлекне арттырган һәм идарәне югалтып, юл читенә чыгып ауган дип фаразлана. Юл бозлавыкка каршы реагентлар белән эшкәртелгән булган. 

Авария Коминың Сысольск районында, Куратово-Широкий Прилук юлында була. Мерседес автобусы Бөек Устюг - Чабаксар - Казан - Пермь маршруты буенча хәрәкәт иткән.

«Коминформ» агентлыгы туристларның нинди тән җәрәхәтләре алуы турында яза. 68 яшьлек ханымның баш сөяге, кабыргалары сына. Биш яшьлек кызның баш мие селкенә, борын сөяге сына. 41 яшьлек хатынның  да баш сөягенә зыян килгән.

35 яшьлек ир пневмоторакс - кысылып яту нәтиҗәсендә үпкәсенә зыян килгән хәлдә сырхауханәгә китерелә. 56 яшьлек ирнең кул сөяге чыккан була. Җиде яшьлек кызның колагы ертыла. 

Каза күрүчеләрнең берсенең дә гомеренә куркыныч янамый диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100