news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актаныш басуында комбайн янган

Актанышның «Таң» хуҗалыгы басуында комбайн янып киткән.

news_top
Актаныш басуында комбайн янган

Актанышның «Таң» хуҗалыгы басуында комбайнга ут капкан. Янгын шаһитләре: «Иске иде инде ул комбайн, бары керттеләр бит. Пенсиягә китәр вакыты җиткән иде инде. Аллаһы Әкбәр иттек. Урак бетү хөрмәтенә фейерверк булды инде бу» — диләр. Янгынны туктатып булмавын аңлаган кешеләр бу кызганыч хәлгә шулай бераз юмор аша караганнар.

Комбайн белән «Таң» хуҗалыгына караучы Теләкәй авылы кешесе идарә иткән. Йөртүчесе исән-сау. Кара төтенгә күмелеп янучы комбайнның «Acros» маркасыннан булуы һәм вика культурасын урган җирдән янып китүе генә билгеле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар