Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Комбайнда эшләгәндә ток суккан». 16 яшьлек үсмер үлемендә бабасын гаеплиләр

news_top_970_100
«Комбайнда эшләгәндә ток суккан». 16 яшьлек үсмер үлемендә бабасын гаеплиләр
"Татар-информ" архивы

Урал якларында 16 яшьлек оныгы үлемендә бабасын гаеплиләр. Тикшерү комитеты җинаять эше ача, тик аны тиз арада ябалар. Хәзер прокуратура бабайны суд хөкем итсен өчен тырыша. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ирбит шәһәрендә биредә яшәүче Игорь Аксеновка карата җинаять эше туктатылган. Аңа «саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепләү белдергәннәр. Аксенов сүзләренчә, былтыр җәй азагында ул 16 яшьлек оныгы артыннан карап өлгерми. Үсмер малай бабасына урып-җыю эшләрендә ярдәм итә һәм шул чакта электр дугасы астында кала.

«Бу – бәхетсезлек очрагы булды. Оныгым 10 киловаттлы электр дугасы астына эләкте. Ул электр үткәргечләре астыннан комбайн аша гына узып чыкмакчы була. Миңа бик кыен», – ди бабай кеше.

Суд картотекасы белешмәсе буенча, Игорь Аксеновның җинаять эшен 28 ноябрьдә судка тапшырганнар. Ләкин суд башланганчы ук, яклар килешү белән бәйле рәвештә, җинаять эше туктатыла. Прокуратура моның белән килешми, ул суд карарын бетерү өчен эшләячәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100