Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комбайн урып-җыю вакытында җир астына төшеп киткән

news_top_970_100
Комбайн урып-җыю вакытында җир астына төшеп киткән
видеодан скриншот

Иркутск өлкәсенең Нукутск районы Мельхитуй авылы янында 10-12 метр тирәнлектәге карст чокыры барлыкка килгән. Хезмәткәрләр булган хәл турында җирле фельдшерга хәбәр иткәннәр. Ул мәгълүматны бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тапшырган. Фаҗига булган урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «ашыгыч ярдәм» һәм хокук саклаучылар килгән, дип яза «Mash» телеграм каналы.

Карст чокыры. Хәзер кул белән казыйбыз. Комбайн тулысы белән шунда төшеп киткән. Хәзер ул бөтен авырлыгы белән кабинасында ята. Арткы мостны эләктереп, тартып кына аласы да, урыны да тигез, тик менә астагы убылу диаметры өскесенә караганда күбрәк, – дип аңлаталар видеода.

Комбайнчы һәлак булган. 39 яшьлек ир-атның мәетен машинадан чыгара алмаганнар, чөнки җирнең кабат ишелү куркынычы бар. Анда махсус техника җибәргәннәр. Тикшерү комитеты тикшерү эшен башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100