Комарлы уеннар уйнаучы: «Әти-әнием минем бурычларымны каплар өчен ике фатирын сатты»
Комарлы уеннар белән мавыгучылар әлеге бәйлелекләре аркасында берничә ел гомерләрен югалтулары турында сөйләде. Алар бүген үзләре кебек кешеләрнең тагын да күбрәк булуын әйтә, чөнки уеннар интернетка күчте. Ә анда бернинди тыюлар юк, шул исәптән яшь буенча да.
Радмир, 47 яшь:
– 17 яшьтән уйный башладым, соңгы 7 елда бу авырудан арынырга тырышам. Акчам бар иде – югары түләүле эш, банкта хисабым бар иде. Барысы да 2000 елларда башланды. Хатыным яки дусларым белән ресторанга бара идек, анда күңел ачу өчен уен автоматлары тора иде, без кызык өчен уйный идек. Бу норма иде. Аннары казинога уйнар өчен махсус йөри башладым. Хезмәт хакым шунда китеп бара иде. Үз акчам беткәч, танышларымнан сорап тора идем, эштәге җитәкчемнең кассасыннан урлый идем. Бурычларымны каплар өчен, әти-әнием 1 һәм 3 бүлмәле фатирларын саттылар. Мин яңаларын җыя тордым. Мин хәтта бөеремне сату турында да уйладым.
Хатыным түзә алмады, миннән китте, безнең аның белән балабыз бар. Ул вакытта мин әти-әнием янында яшәдем, ләкин чынлыкта яшәдем дип әйтеп булмый. Әти-әнием миңа ачыктан-ачык «үлсәң яхшырак булыр иде» дип әйтә иде. Минем беркемем дә калмады: гаиләм дә, дусларым да, эшем дә. Ташларга тырышып карадым, алдыма яхшы максатлар куйдым, ләкин кулыма акча килеп кергән саен, акылдан шашкан кебек була идем.
Җиңелгәннән соң берничә тапкыр үз-үземә кул салырга теләдем. Аракы алып, 16 катка менеп, сикерергәме, юкмы, дип уйладым. Күперләргә керергә курка идем, чөнки аска сикерү теләге туа иде. Ләкин бурычларымның туганнарым җилкәсенә төшәсен аңлый идем. Минем үлемемнән беркемгә дә җиңелрәк булмаячагын аңлап, тагын да начаррак итәргә теләмәдем.
«12 адым» махсус программасын үткән кеше барлыгын белдем. Ул вакытта бердәнбер теләгем – әти-әнием белән мөнәсәбәтләрне җайга салу иде, башка бернәрсәгә дә өметләнмәдем. Мин 12 адымны да үттем: беренчесендә авыру булуымны һәм уен алдында көчсез булуымны таныдым, соңгысында башкаларга ярдәм итә башладым. Шуны истә тотарга кирәк: «Аноним уенчылар» җәмгыяте – үз-үзеңә ярдәм итү төркеме. Хәзер минем янымда яраткан хатын-кыз бар: бу – тормышдагы маякларымның берсе.
Артем, 33 яшь:
–12 ел – уенда, соңгы елда туктарга тырышам. Армиядән кайткач, безнең компаниядә интернет аша покер уйнаучы дустымны күрдем. Телефонда 4-5 сәгать утырды һәм акча отты. Менә бу алтын оясы, дип уйладым мин. Хезмәт хакымнан 1-3 мең сум тирәсе акча бүлеп куя башладым. Һәр буш минутны уйнап уздырдым. Аны өстәмә акча эшләү урыны дип кабул иттем. Миллион сум акча отканымны хәтерлим һәм 1 сәгать эчендә аны тотып та бетердем. Хезмәт хакымның яртысын, аннары бөтенесен тотып бетергәнемне сизми дә кала башладым. Үч алырга, букмекерларны акчасыз калдырырга теләдем, нәтиҗәдә, үзем бер тиенсез калдым.
Покерны ташлап, ставкаларга күчтем. Мине онлайн фильмнар караганда килеп чыга торган реклама кызыктырды, анда ставкалар ясарга тәкъдим итәләр иде. Банклардан, миркрозаймнар буенча, танышларымнан 5 миллионнан артык бурыч җыйдым. Әти-әнием, минем бурычларымны ябарга тырышып, үзләре фәкыйрьлеккә төште. Хәзер минем өстә – башкарма производство, хезмәт хакымның бер өлешен бурычларны түләү өчен алып барачаклар.
Йөргән кызыма: «Мине ташлап китсәң яхшырак булыр, мин – беткән кеше», – диюем – соңгы чик иде. Ә чынлыкта мин үземнән яраткан кешемне аердым. Мин акылдан шаша башладым, үз-үземә пешү җәрәхәтләре ясадым (кулындагы җәрәхәтләрне күрсәтә). Тәрәзәгә менәргә теләк бар иде, ләкин пешү авыртулары уйларны үзгәртергә ярдәм итте. Шул вакытта мин чын паникага бирелдем, уенның миннән көчлерәк икәнен аңладым.
Ябык учреждениедә дәваландым, аннары «Аноним уенчылар» җәмгыятенә эләктем. Хәзер әкренләп аңлыйм: мин шулкадәр еллар буш сүзләргә ышанганмын, бурычым булган кешеләрдән гафу үтенгәнмен. Беренче тапкыр үземнең терелүемә ышандым, ышаныч – ул көчле корал. Хәзер кайбер әйберләргә тыныч карыйм, үз проблемаларымны башкалар җилкәсенә салмыйм, ә үзем хәл итә алам.
Екатерина, 51 яшь:
– Дустым белән аңа компания өчен 5 елдан артык уйнадым. Башта аның сәгатьләр буе ничек шулай утыра алуын, аннары яңа уен өчен акча эзләвен аңламый идем, тик үзем дә аның кебек булдым. Табигатем буенча мин – азарт яратучы кеше: китапларны туктамыйча укый идем, 7 ел дәвамында атнага 7 көн ялсыз эшләдем. 150-200 мең сум акча эшли идем. Яхшы машинада йөрдем, ипотека түләдем. Бервакыт мин эшемне югалтудан, ипотека өчен түли алмаудан курка башладым. Үз эшемне күралмый башладым. Тормышымда комарлы уеннар депрессия белән туры килде.
Акчам булу сәбәпле, зуррак суммалар белән уйный башладым. Башта мин «акчаларны арттырам» дип шатландым. Менә шундый мизгел килде: күпме генә җиңсәм дә, акчаны ала алмадым. Алга таба уйнарга, аларны арттырырга теләдем. Уен өстәленнән бик нык арыганнан соң яки бөтен акчаны оттырып бетергәннән соң гына китә идем. Уеннан кәеф алмый, үземне нәфрәт итә башладым, ләкин тагын уен залына кире кайта идем. Машинама ягулык салмавымны, ипи сатып алмавымны искә төшергәч кенә, вакытлыча аңыма килеп ала идем.
Мин бөтен әйберемне югалттым: якын кешемне, эшемне, торагымны. Банктагы бурычым гына минем белән калды. Гомумән, комарлы уеннар уйнаучылар алкоголиклардан һәм наркоманнардан күренмәүләре белән аерыла. Алар тыныч, эшчән. Реабилитация программасы ярдәмендә тормыш яңадан шатлык китерә башлады.
Дмитрий, 22 яшь:
– 12 яшемдә, туганнарым мине футболга алып баргач, миңа уен ошады. 13 яшемдә аларның интернет аша кем җиңәчәгенә ставкалар ясаганнарын күрдем. 14-15 яшьтән әнием ашарга, юлга дип биргән кесә акчаларыма үзем уйный башладым. Бер тапкыр ставкада җиңгән акчага 3 шоколад сатып алдым, әнигә мактандым. Әнием мондый акчаны эшләмәү яхшырак диде. 16 яшемнән, колледжда укыганда, стипендия акчама уйный идем. 20 яшемнән «КамАЗ» да эшлим, башта хезмәт хакыннан 2 мең сум акча кертә идем, әкренләп, бөтен акчамны югалта башладым. Микрозаймнар алдым.
22 яшемдә минем бурычым якынча миллион сумга җитте. Шуларның 450 меңе – әнием кредиты, ул аны минем бурычларымны ябар өчен алды. Акчаны миңа бирмәде, мин аны да уйнап оттырыр идем. Мин өйдә елап ятканда, әнием мине «Аноним уенчылар» җәмгыятенә җибәрде.
Минем кебек уенчы балалар бүген бик күп. Җәмгыятькә 14, 15, 16 яшьлек үсмерләрне алып киләләр. Моның белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Бу ресурсларны ябарга, чикләргә. Анда бездән бернәрсә дә таләп итмиләр. Бернинди җаваплылык юк.
Бу программада мин инде 13 ай – бу вакыт аралыгында бер тапкыр да уйнамадым. Дүртенче адымга җиттем, анда бурычларны инвентаризацияләргә кирәк. Мин бурычларымны 2025 елга кадәр түләячәкмен: аларның бер өлешен приставлар ала, икенчесе – әниемнең кредитын түләүгә китә. Хәзер мин әнием, энем өчен җаваплы. Һәм минем сәяхәт итү хыялым бар: киләсе елга Санкт-Петербургка барырга телим.
«Шаг на встречу» системалы карарлар үзәге клиник психологы Анастасия Новгородова «игроман» («лудоман») портретын тасвирлый һәм якыннары игътибар итәргә тиеш булган беренче билгеләр турында сөйли.
– Комарлы уеннар белән мавыгучыларның фикерләве үзгәрәме?
– Ул гади кешенеке кебек эшләми. Баш мие кеше уңышлы ставка ясап җиңгән мизгелләрне генә истә калдыра, ә югалту белән бәйле мизгелләрне баш мие хәтерләми, шулай итеп, кешегә ул җиңгәнгә караганда күбрәк югалтканлыгын аңларга мөмкинлек бирми. Авыруның кискен вариантларында үз-үзеңә кул салу яки наркотик, алкогольгә бәйлелек куркынычы үсә.
– Комарлы уеннар уйнарга яратучы портретын сурәтләгез.
– Ул – күңел төшенкелегеннән, депрессиядән алып эйфориягә кадәр интегүче кеше, ул үз-үзенә дөрес бәя бирә алмый, ул бик түбән яки бик югары булырга мөмкин, инфантильлек, психологик җитлекмәгәнлек, тормышта адекват максатлар булмау, нигезсез рискларга омтылу, дөрес булмаган фикерләү һәм чынбарлыкны дөрес кабул итмәү, рухи кыйммәтләрне югалту һәм матди кыйммәтләргә өстенлек бирү күзәтелә.
– Игътибар итәргә кирәк булган беренче билгеләр.
– Якын кешеңнең бурычлары, кредитлары күп булу, якыннарыннан читләшүе, көн режимы бозылу.
– Кешенең лудоманга әйләнүенә нәрсәләр этәрә?
– Гаиләдә бәйлелекләре булган ике һәм аннан да күбрәк туганы булу, шулай ук тулы булмаган гаилә һәм кагыйдәләре бик каты яки, киресенчә, юк булган гаиләләр. Балачактагы яшәү рәвеше дә йогынты ясый ала – бу баланың тырышлык куймыйча гына матди казанышларга юнәлдерелгәнлеге. Социаль өлкәдә канәгатьсезлек, үзеңнән канәгатьсезлек, психологик травмалар, тормышта максатлар булмау да роль уйный.
– Туганнары комарлы уеннар белән мавыгучылар белән үзләрен ничек тотарга тиеш?
– Туганнары, үзләре ярдәм итәргә теләп, еш кына вакытны югалта, ә авыру бу арада алга таба бара һәм аяныч нәтиҗәләргә китерә. Шуны истә тотарга кирәк, игромания – хроник үсеш алучы авыру, аны белгечләр дәваларга тиеш. Аппендицит ялкынсынып киткәч, беркем дә аны үз көче белән алып ташларга тырышмый, ә ярдәм итүче табибларга бара. Монда да шулай.
Чаллыда дәвалану өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин урыннар:
Наркология диспансеры: аның базасында «Кайту» медицина-социаль реабилитациясе эшли, анда бәйлелек белән авыручыларга медицина психологлары, табиб-психотерапевтлар, психиатрлар, медицина һәм социаль хезмәткәрләр комплекслы ярдәм күрсәтә. Телефоны: 8-906-332-90-02.
«Шаг на встречу» системалы карарлар үзәге адресы: 27/16, 7 һәм 8 подъезд арасында аерым керү урыны. Тулырак мәгълүмат 8 (8552)40-00-40 телефоны буенча.
«Аноним уенчылар» ширкәте, телефоны: 8-963-123-53-85 (ярдәм бушлай).
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Ольга Степанова