Командирына бүләк сораган танкист турында Путин: «Үзенә акча да, юллама да сорамады»
2 атна чамасы элек Владимир Путин танкистларны бүләкләгән иде. Аларның берсе Президент янына килде һәм бәрелештә бергә булган командирын да бүләкләүне сорады. Ул вакытта танкист бүләкләүгә экипажның барлык әгъзалары да тәкъдим ителгәнен белмәгән.
«Бүләкләнгәч, ул килде дә: «Сорау бирергә мөмкинме?» – ди. Мин әйтәм: «Әйе, нәрсә булды?». Чын – ир-ат. Ул: «Миңа бирделәр (дәүләт бүләге. – ред.), ә командир миннән нәрсәсе белән ким? Минем кебек үк сугышты», – ди. Хәрби иптәшләре турында онытмый», – дип уртаклашты Путин. Бу турыда ул шул танкистның командиры белән очрашкан вакытта сөйләде.
Аның фикеренчә, мондый хәрби кардәшлек Россия армиясенә генә хас. Дәүләт башлыгы хәрби хезмәткәрнең «үзенә акча да, юллама да сорамавына» игътибар юнәлтте, танкист, командирын бүләкләсәләр, ә подразделениегә яңа Т-90 танкы бирсәләр, шат булачагын әйткән булган. Путин бүләкләнгән командирдан шул танкистка сәлам җиткерүен сорады, аларны шәхсән үзе ялга җибәрүен әйтте.
Исегезгә төшерәбез, 19 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашты, аларга Россия Героеның «Алтын Йолдыз» медален тапшырды.