Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Командировкага киткәндә балаларын дусларына калдырган ана кеше баласыз калган

news_top_970_100

Новосибирск өлкә суды ирле-хатынлы Голдиннарга карата җинаять эшен карауга кереште. Икесен дә 9 яшьлек кызны газаплауда гаеплиләр. Олег Голдинны, РФ Җинаять Кодексының 117 нче маддәсеннән тыш, аеруча авыр 105 нче маддә – «Аеруча рәхимсезлек белән кечкенә яшьтәге кызны үтерү» буенча гаеплиләр. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның июнендә Голдиннар командировкага киткән танышларының 2 кызын һәм улын карап торганнар. Чит балаларны олылар бик үзенчәлекле методлар белән тәрбияләгән.

4 көн буена кызны, тыңламаган өчен, кычыткан белән кыйнаганнар, йомышларын үтәргә дә рөхсәт итмәгәннәр, ашатмаганнар. Янәсе, 2 нче сыйныф укучысының эчендә ниндидер кара көч утыра, дип уйлаганнар. Экзорцизм процессын видеога төшергәннәр.

Моннан тыш, эш материалларыннан күренгәнчә, Олег Голдин балага көчләп берничә литр су эчерткән, кечкенә балада косу, эч китү һәм көзән җыеру барлыкка килгән. Ул клиник үлем кичергән, «ашыгыч ярдәм» пациентканы коткарырга тырышса да, хастаханәдә ул су интоксикациясеннән үлә.

Гаепләнүчеләр икесе дә гаепләрен кире кага.

Һәлак булган кызның әнисеннән дә сорау алганнар. Мария Замятина балаларны еш кына шушы танышларына калдыруы турында әйткән.

– Мин бу гаиләгә тулысынча ышана идем һәм 3 баламны да алар белән калдыра идем. Алар миңа яки минем балаларыма начар әйбер эшли алырлар дип башыма да килмәде, – дип елый ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100