news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Командировкадан кайткан ир-ат машинасында хатын-кыз мәете тапкан

news_top
Командировкадан кайткан ир-ат машинасында хатын-кыз мәете тапкан
"Татар-информ" архивы

Волгоград өлкәсендә яшәүче ир-ат командировкага барган. Шуннан әйләнеп кайткач, ул машинасы эчендә хатын-кыз мәете табып алган. Хатын-кыз шәрә булган. Бу турыда V1 хәбәр итте.

Волжский шәһәрендә җиңел машинаның арткы утыргычында хатын-кыз мәете тора, аның аяклары утыргыч артына күтәреп куелган. Хатынның киемнәре дә шунда ята.

Машина хуҗасы командировкага 17 июньдә киткән. 19 июльдә әйләнеп кайткан һәм машинасында мәет тапкан. Шаһитлар да бу машинаның бер ай чамасы ишегалдында торуын әйтә.

Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, мәрхүмә хатынның билгеле бер яши торган урыны юк, аның шәхесен ачыклыйлар. Якынча белешмә буенча, ул табигый үлем белән вафат булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар