Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Командир Рамил акча өчен өч солдатны үтергән, дип шикләнелә

news_top_970_100

Башкортстаннан 3 хәрбине үтерүдә шикләнелгән «Ватан» отряды командиры солдатлардан акча талаган һәм үтерү белән янаган. Һәлак булган солдатларның туганнары һәм хезмәттәшләре зарланганнан соң, тикшерүчеләр бу мәгълүматны ачыклый. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

У. Рамиль («Самурай») подразделениесендә 84 «доброволец» – ирекле хәрби була. Үтерелгән хәрбиләрнең туганнары һәм хезмәттәшләре сөйләгәнчә, май аенда Рамиль отрядта «тәртип» урнаштыра башлый, һәм бу андагы күпчелек кешегә ошамый. Мәсәлән, хезмәттәшләре сүзләренчә, «Самурай» отряд өчен җыелган бөтен гуманитар ярдәмне алып барган һәм аны хәрбиләргә бары тик акчага гына биргән. Ә моңа каршы булган солдатларны командир агачка бәйләп куя торган була.

Шулай ук һәлак булган солдатларның хезмәттәшләре хәбәр иткәнчә, «Самурай», имеш, гомуми чыгымнарга дип, хәрбиләрдән гел акча җыеп торган. Ләкин, ниндидер сәбәпләр аркасында, бу акчаны башкалар күреп бетермәгән. Мәсәлән, отряд «КамАЗ» алырга дип акча җыйган була, тик «КамАЗны» гына күрүче булмый. Хәрбиләр 1 ел элек «Самурай» белән булган хәлләрне дә искә төшергән. Алар тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, Рамил рядовойларны подвалга куып керткән, телефоннарын тартып алган һәм, янәсе, мародерлык өчен җәза дип, аякларына аткан. Ә шикаятьләргә игътибар итүче булмаган.

Тикшерү версиясе буенча, хәрбиләрне үтергән көнне, «Артист» (Рамилгә якын кеше) «Самурай» өчен чираттагы тапкыр «ясак» җыярга килә. Бер солдат акча бирүдән баш тарта, һәм шуның өчен аңа пуля эләгә. Салават, Айдар һәм Илшатны да, шаһит буларак, теге солдат белән беррәттән үтерәләр. Аларны шартлаталар һәм яндыралар, ә «Самурай», җинаятьне яшерү өчен, үтерелгән хәрбиләрне дезертирлыкта гаепли.

Хезмәттәшләре үтерелгән хәрбиләрнең туганнары белән сөйләшкәч кенә дөреслек ачыла. Хәзер тикшерүчеләр «Самурай»га карата элек булган бөтен мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне карый. Хезмәттәшләре тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, Рамил җинаятьләре өчен үзенә бернәрсә дә булмаячак, «сугыш барысын да сызып ташлаячак» дип әйтергә яраткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100