Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коман мелна» рецепты

news_top_970_100
«Коман мелна» рецепты

«Әгерҗе хәбәрләре» газетасы «Коман мелна» рецептын тәкъдим итте. Әлеге ризык төче камырдан әзерләнә.

2 данә йомырка, 2 стакан су, 0,5 стакан көнбагыш мае, тоз, бер чеметем сода, он салып камыр басарга. Аны зур булмаган кисәкләргә бүлеп шарчыклар ясарга һәм түгәрәкләп җәяргә. Янып торган мичтә пешереп алырга.

Эчлек өчен 0,5 килограм эремчек, 5­-6 йомырка, 0,5 стакан кефир, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 1 аш кашыгы он, тәменчә тоз (баллы яратучылар аз гына шикәр комы куша ала) салып яхшылап болгатырга. Әлеге массаны пешкән камыр өстенә җәеп, өсте кызара башлаганчы мичтә пешереп алырга.

Өстен яхшылап майларга. Бераз суынгач, тәлинкәгә өеп куярга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100