27 март көнне кич белән Синегорьедан 30 чакрым ераклыкта «Дядя Ваня» кичүендә 6 турист-чаңгычыдан торган төркем өстенә кар көрте ишелеп төшә, аларның дүртесе кар астында кала. Коткаручылар гадәттән тыш хәл урынына җәяү барып җитәләр. Алар 4 һәлак булучының үле гәүдәләрен һәм «МГУ Тау клубы» походында исән калган 2 кешене таба, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».
Төркемне оештыручы Никита Котляров (33 яшь) һәм Любовь Мәүлетова 36 (яшь) исән калган. Анастасия Городнова (24 яшь), Марина Гудова (19 яшь), Екатерина Ильгова (25 яшь), Константин Фидельский (45 яшь) һәлак булган.
Якын арада аларны эвакуацияләү башланачак, дип сөйлиләр Магадан өлкәсе Хөкүмәтендә. Гадәттән тыш хәл урынына 3 кар машинасы юл тоткан: икесе – Синегорье бистәсеннән һәм берсе – Дебиннан. Һава шартлары катлаулы булу сәбәпле, вертолет кулланылмаячак.