Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колыма курортлары кунакларга шат»: су +11 градус, туристларны көткән аюлар

news_top_970_100
«Колыма курортлары кунакларга шат»: су +11 градус, туристларны көткән аюлар

«Колыма пляжында» дигән видео интернетта таралды. Видео Магадан өлкәсендә төшерелгән. Охота диңгезендә +11 градус, пляжда аюлар йөри. Дроннан төшерелгән видеода 26 аюны санаганнар.

Комментарийларда: «Колыма курортлары кунакларга шат!», «Мин бу пляжда булмас идем», «26 ял итүчене санадым. Анападагы кебек түгел инде?» – дип язалар.

Магадан өчен аюлар ят күренеш түгел. 19 июньдә генә шәһәрнең шәхси йортлары булган өлешендә аю 4 кешегә һөҗүм итә – 1981 елгы ирне үтерә, өчесен яралый. Аңа кадәр аюлар шәхси йортларга килеп, бакчаларны туздырган, этләргә һөҗүм иткән була. Кычкырып, тавыш чыгарып кына аюларны өркетеп булмый, алар бернидән курыкмый, дип язалар.

Аюлар балыкчыларның һәм җиләк, гөмбә җыючыларның табышларын урларга да ияләшкән икән. Бу шөгыльләр яшәү өчен куркыныч, дип кисәтә җирле матбугат чаралары. Елгалар горбуша белән тулы, әмма аларны тотарга бару куркыныч – аю табышны талап алырга гына түгел, балыкчыны үтерергә дә мөмкин. Җирле хакимият, аюларга каршы көрәшү чараларының берсе дип, ризык калдыкларын чүпкә ыргытмаска өнди.

Магадан өлкәсенең табигый ресурслар министры урынбасары Елена Слободянюк кимендә 5 кешелек төркем белән йөрергә һәм бик нык тавышланып хәрәкәтләнергә өнди. «Чиләк кагыгыз, җырлагыз, кычкырып сөйләшегез», – дигән ул.

Ә Магаданда пляж сезоны 6 июньдә генә ачылган. Температура 16 градус, диңгез исә +10.. +12 градус тирәсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100