Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коляскадан машинага күчкән Айнур: «Җитте өйдә утырырга, дидем» – «Нократ» газетасы

Тормыш сынаулардан тора. Һәр җиңү һәм уңышлар тәвәккәллек, үҗәтлек белән яулап алына. Айнурның да әле башланып кына килгән тормышында җиңеп күтәрелгән баскычлары берничә булды инде.

news_top_970_100
Коляскадан машинага күчкән Айнур: «Җитте өйдә утырырга, дидем»  – «Нократ» газетасы
mamadysh-rt.ru

Аның белән тиз генә очрашып та булмады. Үзе эшли торган Мамадышның «Квантум» балалар иҗаты үзәгеннән беренче көнне Яр Чаллыга кибеттән фанерлар алып кайтырга, икенче көнне тагын эш белән җибәргәннәр иде. Без аның белән өченче көнне, анда да төштән соң гына очраша алдык. Мин «Квантумга» килгәндә, ул лазерлы станокта районда уздырылачак чираттагы чараларның берсенә фанердан чәк-чәк, бал савытлары ясау белән мәшгуль иде. Компьютерда аларның график сызымнарын башта үзе эшли, аннан лазерлы станокка җибәрә. Эше тыгыз булса да, бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул. Бу хакта Мамадыш районының «Нократ» газетасы яза. 

Айнур Закир улы Мөхәммәтшин – беренче төркем инвалид. Диагнозы: аскы очлыкларының тумыштан аномалиясе (врожденная аномалия нижних конечностей). Кечкенә чакларында күпсанлы операцияләр кичергән, әмма файдалары гына булмаган – аяклары кыска булып калганнар. 15 яшенә кадәр коляскада утырган. Бүген инде, операция барыбер файдасыз дип, алар турында уйлап та карамый.

Әтисе Закир районыбызның Дегетле авылындагы колония-поселениедә хезмәт куйган. Гаилә башта шул авылда яшәгән. Кабат Мамадышка күченгәннәр.

Беренче баскыч

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның күбесе өйләрендә укыйлар. Мамадышта яши башлагач, Айнурны да 7нче класска кадәр укытучылар өйләренә килеп укытканнар. Мамадышта 3нче мәктәп ачылгач, ул анда барып укый башлый. Аны дөньяга чыгаруда беренче иң зур өлешен керткән кеше – әлеге мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов булды. Фәнис Сабирҗанович Айнурны беренче тапкыр 2011 елның август ахырында Мамадышыбызның Шәһәр көнен үткәргәндә күрә. Район мәдәният йорты каршында ике кыз һәм ике егет вальс әйләнгәннәр иде. Аларның икесе – үз аяклары белән, икесе коляскада. Коляскадагылары Айнур Мөхәммәтшин белән Алинә Аксанова иде. Бик тәэсирләндергеч, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең дә яшәү көче искиткеч зур булуын күрсәткән мизгелләр булды ул. Фәнис Сабирҗанович шул вакытта үз-үзенә аларны ничек тә үзе эшләячәк яңа мәктәпкә йөреп укырга күндерергә сүз бирә.

Мәктәп ачылгач, мәгариф бүлегенең ул чактагы җитәкчесе Вәзир Фәизов белән Айнурның өенә бардык. Без аны яңа мәктәпкә йөреп укырга чакыргач, күзләрендә очкыннар уйнап алды. Шул вакытта ук мин аның өендә генә утырырга теләмәвен, риза булачагын аңладым. Алинә исә ризалашмады. 1нче сентябрьдән башлап, бер уку елы буе, Айнурны үзем мәктәпкә алып килеп, өенә кайтарып куйдым. Миңа эш буенча берәр җиргә китәргә туры килгән көннәрдә, башка ир укытучылар, я әтисе алып килде.

Икенче елны мәктәпкә автобус бирделәр. Айнур мәктәпкә шуның белән йөри башлады. Әти-әнисе аякларына протезлар ясатырга җыенгач, укытучылар белән ярдәм иттек. Район җитәкчеләре дә булышты. Башта аларны кияргә курка: «Коридорда балалар килеп бәрелерләр дә, егылып бәрелермен», – ди иде. «Башта түгәрәкләргә йөргәндә ки син аны, ияләнгәч, гел кия башларсың», – дидек. Шулай итте, акрынлап киеп йөри башлады. Шуннан соң ул коляскага утырмады, култык таяклары белән йөрде. «Иң яраткан фәнең нинди?» – дисәк, «Физкультура белән технология», – ди торган иде. Физкультураны бик яратты. Коляскасында утырган чагында да тупны атып баскетбол кәрҗиненә кертә иде. Мамадыш инвалидлар җәмгыятенең тренеры Вәсимә Имамова аңа инвалидлар йөри торган чаңгы алып кайтып бирде. Шунда йөрергә өйрәнеп, күп кенә республика ярышларында катнашты һәм призлы урыннар яулады. Куйган максатына ирешү теләге көчле анда. Бик тырыш егет, – дип сөйләде Фәнис Сабирҗанович.

Үземә дә: «Җитте өйдә утырырга!» – дидем», – дип искә алды Айнур.

Ул укыган 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе – Мамадыштагы уңайлы мохит программасы буенча пандуслар белән эшләнгән беренче мәктәп иде.

Айнур Мөхәммәтшин чаңгы ярышында.

Фото: © Гаилә архивыннан

Айнур Мөхәммәтшин җиңүчеләр сафында

Фото: © Гаилә архивыннан

Әгәр Фәнис очрамаса?..

Баланы дөньяга чыгаруда, аның сәләтләрен ачуда укытучыларның рольләре бик зур. Алар укучыларының бөтенләй көтелмәгән сәләтләрен дә үстереп җибәрергә мөмкиннәр.

– Айнурның тормышта үз урынын табуында: институт тәмамлап, бүгенге көндә үзе инде балаларга өстәмә белем бирүендә мәктәпнең, укытучылар коллективының роле зур, дип уйлыйм. Ул, без өенә баргач, куркып калмады. Аның үзенең дә мәктәпкә килү, балалар, яшьтәшләре арасында йөрү теләге бик зур булган. Халык арасында төрле кеше бар бит. Безгә, нишләп аны махсус мәктәпкә бирмиләр, дип әйткән әти-әниләр дә булды. Ашыкмагыз, төптән уйлагыз, ул баланы күреп үсү сезнең балаларыгызга тормышны яратуга тагын бер этәргеч булачак, дидек. Менә бит ничек тырышып йөри Айнур, без сау-сәламәт көе ник ялкауланырга тиеш, дип уйлаган балалар да күп булгандыр. Айнур шулай кеше арасына кереп китте. Ул өйдә генә утырган булса, институтка да барып кермәгән булыр иде. Мәктәптә балалар белән бер парта артында утырып укып, ул үзен тулы шәхес итеп хис итеп, алга таба институтта белем алып, бүгенге көндә үзе дә балалар тәрбияләве – бик зур вакыйга, дип уйлыйм мин. Безгә аннан үрнәк алырга, тормышта башка кешеләргә карата миһербанлырак булырга кирәк, – ди Фәнис Сабирҗанович.

Айнур Мөхәммәтшин 2016 елда Мамадышның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң.

Фото: © Шәхси архивтан

Фәниснең бер ата-ана авызыннан ишеткән сүзләре мине дә эсселе-суыклы иттеләр, тетрәндерделәр. Дөньяны без – өлкәннәр бутыйбыз шул. Ә балалар бер-берсенә шәфкатьлерәк. Айнурга: «Мәктәптә, югары уку йортында сиңа кырын каручылар булмадымы?» – дигән сорауны бирдем. Икеләнүләргә урын калдырмаслык итеп: «Андыйлар юк иде. Классташлар, иптәш малайлар гел булыштылар», – дип җавап бирде ул. Сыйныфташлары арасында, башка классларда, ишек алларында да дуслары күп булган. Бераз алга китеп булса да әйтергә мөмкин, алар белән хәзер дә хәбәрләшеп, аралашып яши. Рамил исемле, кечкенәдән аралашып үскән, эч серләрен дә уртаклаша торган иң якын җан дусты да бар. Ул хәзер Казанда эшли.

Дәресләренә гел үзе әзерләнгән ул. Сеңлесенә дә дәресләрен әзерләшергә булышкан.

– Физиканы бик ярата иде. Телевизордан бара торган тапшыруларның да барысын карап барды. Тырыш булды, әйбәт укыды, – ди әтисе Закир әфәнде.

– Айнур бәләкәй чагында ук тыныч, мөстәкыйль иде. Мәктәптә компьютерлар керә башлагач, аның артында күп утыра башлады. Мәктәпкә теләп йөрде, – ди әнисе Альбина.

Айнур Мөхәммәтшин әтисе Закир һәм әнисе Альбина белән

Фото: © Автор фотосы

Икенче баскыч

Айнур Мөхәммәтшин 2016 елда Мамадышның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап чыкты.

Егетнең алдына, алга таба нәрсә эшләргә, дигән сорау баса. Аны чишүдә ярдәм кулы сузучыларның берсе тагын мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов була. Аның тырышлыгын белгәнлектән, Казан федераль университетының Алабуга филиалына укырга керергә тәкъдим итә. Егет технология буенча югары уку йортына кабул ителгәч, аны тулай торакка урнаштырырга үзе бара. Комендант белән сөйләшеп, беренче каттан бүлмәгә кертергә ярдәм итә. Айнурны үзе кебек үк инвалид егет белән урнаштыралар.

– Алабуга институтына семинарларга баргач, Айнурның 8 тулганчы ук беренче пар дәресләргә килгәнен күргәнем булды. Беренче парларны йоклап калган студентлар да була бит. Андыйларны укытучылары да яратмый башлыйлар, аннан имтиханнарын бирә алмыйлар, нәтиҗәдә, институттан китәләр. Укытучыларыннан ничек укуы турында да кызыксына идем. Алар аның бер вакытта да дәресләр калдырмавын, теләп укуын әйттеләр, – ди бүгенге хезмәттәше Резеда Нуриева.

– Айнур белән бер бүлмәдә яши башлаган егет укый алмыйча китте бугай. Аннары икенче егетне керттеләр. Укып бетергәндә өченче егет белән яши иде инде, – дип искә алды Фәнис Сабирҗанович.

Югары уку йортларына кергәннәрнең барысы да ахырга кадәр барып җитә алмыйлар, диплом алып чыга алмыйлар шул. Тырышып укырга түземлекләре җитми.

Айнур күп вакытларын институт китапханәсендә уздыра. Тырышып һәм үҗәтләнеп укый; укытучылар, доцентлар, профессорлар биргән барлык биремнәрне дә үтәп бара. Иң авыр юнәлешләрнең берсе булган робототехниканы да җентекләп һәм кызыксынып үзләштерә. Фәннәрен, семинарларын уңышлы тапшыра барып, 4 елдан магистр дипломы алып чыга.

Өченче баскыч

– Айнур Закирович, сезгә эшкә урнашып булмас микән дип, 2020 елда «Квантум»ны ачарга әзерләнгәндә килде. Директорыбыз Артур Михайлович Ефимов аннан: «Син институтта Заһир Әзгәрович дигән кешене белә идеңме?» – дип бер сорау гына бирде. Ул: «Әйе, ул безне робототехникадан укытты», – дигәч, шунда ук эшкә алды. Айнурны «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә робототехника түгәрәген алып барырга куйдык. Аннары компьютер графикасына, лазер станогы белән эшләргә үзем өйрәтә башладым. Хәзер ул анда төрле детальләрне, сыннарны миннән остарак кисеп җыеп куя. Эш кушсаң, ул бер чакта да каршы килми, «юк» дип әйтми. Безгә бит эшкә ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә дә чыгарга кирәк була. Беренче елны ук Ворлдскиллс эшче һөнәрләр конкурсында электромонтаж эше буенча катнашты. Казанга барып, бик күп җәяү йөрергә кирәк иде. Аннан курыкмады ул, балалар белән барып, 4нче урын белән кайттылар. Бу – бик зур уңыш, – дип сөйләде үзәкнең директор урынбасары Радик Гурьев.

Айнур Мөхәммәтшин «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә түгәрәк алып бара.

Фото: © «Квантум» архивыннан

Өстәмә белем бирү мөгаллиме Айгөл Харисова хезмәттәше Айнур Мөхәммәтшин белән аның мәктәп елларыннан – 2011 елдан ук таныш. Ул:

– Без аның белән мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең «Добрый вольшебник» Халыкара премиясен тапшыру конкурсында катнаштык һәм 1нче урынны алдык. Анда өстәмә белем бирү мөгаллиме эшенә, балалар белән эшләүгә кызыксыну уята алганыма бик сөенәм. Аны мөгаллим буларак хөрмәт итәм. Бик максатка омтылучан егет, белемен күтәрү өстендә даими шөгыльләнә. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый, – диде.

Хезмәттәше Резеда Нуриева да аның турында югары фикердә:

– Бик аралашучан, кеше белән ачылып сөйләшә, дуслары да күп. Безгә түгәрәккә килеп йөргәндә, оригами ысулы белән аккош фигурасы җыярга әйткән идек. Айнур икенче көнне үк җыеп килде. Максатына ирешә торган егет ул.

Мин үзем, эшләмәс өчен, акчалар түләп инвалидлык рәсмиләштергән кешеләрне дә беләм. Алар үз йортлары тирәсендә яки фатирларында гына кайнашалар. Инвалидлык өчен бирелә торган шул пенсия акчаларына сөенеп яшиләр. Аларны төрле өмәләргә чыгарып та булмый. Ә Айнур кебек асыл егетләребез, чынлап та мөмкинлекләре чикләнгән булсалар да, эшләргә дә атлыгып торалар, төрле чараларда, ярышларда да актив катнашалар. Алар – яшәү өчен яратылганнар, тормышыбызны матурлыйлар.

Айнур «Квантум» балаларның иҗат үзәгендә «Модельләштерү», «Яшь электрчы», «Робототехника» түгәрәкләре алып бара. Аларның һәркайсына 15-16 укучы йөри.

Ярышларда үзен тапты

Айнур югары уку йортында укыганда, аны тәмамлагач та, күпсанлы ярышларда катнашып, призлы урыннар яулады.

2018 елның 16-18 февралендә Бөгелмә шәһәре чаңгы юлларында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында узган Татарстан беренчелегендә үсмерләр арасында чемпион була.

2019 елның 9 августында Казанда узган өстәл уеннары ярышларында джакколо буенча чемпион кала.

2019 елның 8-10 ноябрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында армрестлинг буенча Татарстан чемпионатында – 2нче урын.

2020 елның 14 мартында Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионатында – 3нче урын.

Шул ук елның 18-20 сентябрендә Азнакайда узган инвалидларның җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында йөгерүдә – 1нче, ядрә этәрүдә һәм озынлыка сикерүдә – 2нче урыннар.

2020 елның 21 ноябрендә армрестлинг буенча Татарстан чемпионатында – 2нче урын.

2020 елның 5 декабрендә джакколо өстәл уены буенча Бөтероссия онлайн-турнирында Татарстан командасы составында чыгыш ясап, җиңүгә ирешәләр.

2021 елның 20 февралендә чаңгы ярышлары буенча Мамадышта узган Татарстан чемпионатында – 2нче урын.

2021 елның 13 мартында Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионатында – 2нче урын...

– Бик тырыш, куйган максатына ирешү өчен барлык көчен бирә торган егет, – ди аның турында тренеры Вәсимә Имамова да.

Дүртенче баскыч

– Машина алам, дип правага укый башлагач, курыкмадыгызмы? – дигән сорауга әтисе Закир:

– Башта бераз булды инде. Укый торган мәктәбен Интернеттан үзе эзләп тапты. Казанга барып укыды. Бер ай укып, правосын да алып кайтты, – дип җавап бирде.

Юлларда хәрәкәт бик көчле хәзер. Кагыйдәләрне бозып, коточкыч тизлектә чабучылар да бар.

Хәзер инде Айнур машинада курыкмыйча, кыю йөри. Иптәшләре берәр җиргә барып килергә сорасалар, аларның үтенечләренә колак сала. Хезмәттәшләрен дә Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә узучы семинарларга утыртып алып бара.

«Калина»сы мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен җайлаштырылган. Газ һәм тормоз рычаглары руленә – кул белән идарә итүгә көйләнгәннәр.

Белем алуын да дәвам иткән. Читтән торып Чаллыдагы югары уку йортында укый.

Айнур Мөхәммәтшин руль артында.

Фото: © Автор фотосы

Максаты барның – киләчәге бар

Айнур Закир улы Мөхәммәтшин 25нче яше белән бара. Яшьтәшләре, дуслары белән аралашып яши. Мин аның эч серләрен дә чишәргә теләп, «Дус кызың бармы?» – дигән сорауны да бирдем. Һәм... : «Бар», – дигән сөенечле җавап алдым. Бүген үк гаиләле булмаса да, үз сөйгәне белән матур гаилә корачагына ышанам мин аның. Айнур ашау өчен генә яшәргә тумаган, яшьнәп яшәргә туган. Алдына максат куеп яши һәм аңа ирешә белә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100