news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коляскада баласын этеп барган хатын канализация коесына төшеп киткән

Кое капкачы кар беләнкапланган була.

news_top
Коляскада баласын этеп барган хатын канализация коесына төшеп киткән

Курган өлкәсендә коляска этеп барган хатын канализация коесына төшеп киткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте твиттерда хәбәр итте.

Ике яшьлек бала коляскада була. Аны әнисе юл буйлап этеп бара. Бер мизгелдә коляскалы хатын канализация коесына төшеп китә. Кое капкачы кар белән капланган була.

Анасы сөйләгәнчә, баланың җитди имгәнүләре юк. Әмма аларга медицина экспертизасы билгеләгәннәр.

Хәзер бу вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә. Шуннан соң коммуналь хезмәткәрләр эшчәнлегенә бәя биреләчәк.

Вакыйга урыныннан видео твиттерда чыкты:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар