Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колхозда хәсрәт белгечләрнең маллар белән ни кылануларын күреп, йөрәк әрни иде»

Дөбьяздагы күп балалы гаилә сөт бизнесы төзү хакындагы тарихларын бәян итте.

news_top_970_100
«Колхозда хәсрәт белгечләрнең маллар белән ни кылануларын күреп, йөрәк әрни иде»
Минсинә һәм Ленар Латыйповлар
Латыйповлар архивыннан

Ике җан – бербөтен

Язмабызның төп герое – Минсинә Латыйпова, ләкин аның хакында гына сөйләү хата булыр иде. Аны яхшы белгән кешеләр, очрашканда, шундук күзләре белән ире Ленарны эзли башлыйлар. Бер-берсеннән хәтта читтә вакытта да, бу ике кешене бербөтен буларак кына кабул итәләр. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә бергә укыганнар, укуны тәмамлагач, икесе дә Биектау районының Дөбьяз авылына эшкә билгеләнгән.

Ленар «Дөбьяз» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында мал табибы булып эшли башлый, Минсинә ханым ясалма орлыкландыручы булып урнаша.

«Тормышны үз хуҗалыгыбыз хисабына алып барырга туры килде, – дип искә төшерә хуҗабикә. – Ул вакытта хезмәт хакын я ашлык, я ит, я бозаулар белән түлиләр иде. 2000 еллар уртасында хуҗалык банкротлыкка чыкты, кеше үз көнен үзе күрергә тиеш булды. Без базарда ит сатарга ниятләдек. Халыктан, хуҗалыклардан мал сатып алабыз, үзебез дә үгезләр симертәбез... Без бит авыл балалары – йорт хайваны, кош-корт асраганны кечкенәдән күреп-өйрәнеп үскән. Туган ягым – Чувашиянең Батыр районы Кыр Бикшиге авылында әти-әнием тавык-үрдәк ише вак-төякне санамыйча, сыер гына түгел, 3-4әр үгез дә асрыйлар иде. Кечкенәдән үк сыер сава беләм, саву аппаратыннан башка да сава идем. Итне Казан базарларына алып килеп саттык, яхшы гына табыш ала идек».

«Безнең һәм күрше районнарда мал баш саны белән уйламый гына эш йөртүләренә гел аптырый идем, – дип сүзгә кушыла Ленар Латыйпов. – Мәсәлән, фермага киләбез. Шул-шул сыерны иткә сатабыз, диләр. Ни өчен? Менә, сөт бирми башлады.... Без, әлбәттә, сатып алабыз, суярга алып барабыз. Һәм өйгә кайткач кына аның буаз икәнен беләбез. Эчендә бозавы булган сыер ничек сөт бирсен инде? Аны тәрбия итәргә кирәк, суярга җибәрергә түгел! Шундый башбаштаклыкны 1-2 генә дә күрергә туры килмәде. Элекке колхоз фермаларында «хәсрәт капчыгы»-белгечләрнең маллар белән ни кылануларын күреп, йөрәк әрни иде».

Шул рәвешле, әкренләп, алыш-биреш итүче алыпсатар түгел, үзләре мал үстерү, җирдә эшләү теләкләре уяна.

«Озак уйлагач, ниһаять, тәвәккәлләдек»

Фермерлыкка кереп киткәнче, Латыйповлар әллә ничә кат барысын да уртага салып сөйләшә, бар яклап әллә ничә тапкыр исәплиләр. Тиз генә тәвәккәлли алмыйлар әле: ни әйтсәң дә, ферма төзер өчен әз акча кирәкми. 2009 елда фермерлык белән шөгыльләнергә карар кылалар. Башта шәхси хуҗалыклардан яраксызга чыгарылган 27 баш сыер алалар. Ул елны Биектау районын җитәкләгән Рөстәм Кәлимуллин фермерларны үзенә чакыра. Республикада гаилә фермаларына ярдәм итүче программа эшләвен, аның кысаларында төзелеш өчен җир һәм миллион сум күләмендә акча бүленеп бирелүен сөйли. Латыйповлар җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итә – җир бүлеп бирәләр, алар анда беренче фермаларын төзи.

Ел ахырына Алаты авылында сыерлар сатып алалар – хуҗалыкта инде 189 мөгезле эре терлек, шул исәптән, 65 сыер була. Бер сыердан елына 2679 кг сөт савалар.

Ферма үскән саен, үзләренә ышаныч арта. Гаилә зурая, бизнесны киңәйтер вакыт җитә. Авыл халкы өчен бик авыр булган 2010 корылык елны Латыйповлар 100 сыер сыйдырышлы гаилә терлекчелек фермалары төзү чыгымнарын финанслау дәүләт программасына кертеләләр.

Фермерлыкка кереп киткәнче, Латыйповлар әллә ничә кат барысын да уртага салып сөйләшә, бар яклап әллә ничә тапкыр исәплиләр. Тиз генә тәвәккәлли алмыйлар әле: ни әйтсәң дә, ферма төзер өчен әз акча кирәкми. 2009 елда фермерлык белән шөгыльләнергә карар кылалар. Башта шәхси хуҗалыклардан яраксызга чыгарылган 27 баш сыер алалар.

Фермер үзенә үзенә үзе хуҗа да, хисапчы да, экономист та, мал табибы һәм технолог та. Латыйповлар сыер абзары өчен типовой проект сайлап ала һәм төзелеш өчен 6 млн 660 мең сумлык смета төзи. 2011 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Биектау муниципаль районы һәм фермер хуҗалыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалана. «Гаилә фермалары» программасына кушылып, Латыйповлар миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме ала.

Дулкынлы металл профнастил белән тышланган сэндвич-панельдән яңа сыер абзарын бер елдан да кимрәк вакыт эчендә төзиләр. «Россельхозбанк»тан алынган 2 млн 400 мең сумлык кредит ярдәмгә килә. Төзелеш материалларының бер өлешен район хакимияте күтәрә, шулай ук үзләренең җыйган акчаларын өстиләр.

Дәүләттән зур ярдәм

Татарстанда фермерларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелә, ел саен диярлек крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү буенча яңа программалар кабул ителә. Ел саен фермерлар һәм башка эшмәкәрлек формаларына бюджеттан 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Файдаланып калмасаң, гөнаһ булыр. Шуңа күрә 2012 елда Латыйповларның крестьян-фермер хуҗалыгы конкурста катнашу өчен кабат документлар тапшыра, һәм гаилә терлекчелек фермасы төзү һәм хайваннар сатып алу өчен 3 млн 400 мең сум күләмендә грант ота. Аңа үзләренең 2 млн 267 мең сум акчаларын өстиләр һәм башмак таналар сатып алалар. Шулай ук, 100 баш терлеккә исәпләнгән яңа сыер абзарын төзеп бетерәләр.

Бизнес ныгый, үсә. 2015 елның 1 гыйнварына хуҗалыкта инде 130 савым сыеры һәм 100 баш яшь терлек асрыйлар. 2015 елда сөт җитештерү 20 процентка артып, 846 тоннага җитә. Ит җитештерү дә арта – 18 процентка. Сөтне эшкәртүчеләргә тапшыралар, итне Биектау районы мәктәпләренә җибәрәләр.

Таңнан төнгә кадәр эшлиләр. Ике ярдәмче яллыйлар, аларга яхшы хезмәт хакы түлиләр. Сөт һәм ит җитештерү елдан-ел арта барып, 2018 елга 905 т һәм 27 тоннага җитә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керем 15,7 млн сум тәшкил итә, табыш – 847 мең сум, рентабельлек – 5,6 %. Хуҗалыкта ул вакытта 2 трактор, азык җыю комбайны, башка авыл хуҗалыгы техникасы, 2 ферма, 800 урынга исәпләнгән саву залы, суытучы танк һәм азык таратучы техника була инде.

Киләчәк – яңа технологияләрдә

Латыйповлар хуҗалыгында инде 200 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 130 ы – савым сыеры.

Фото: © Латыйповлар архивыннан

Тормыш бер урынында гына тормый, яңа технологияләр кертү вакыты җитә. 2019 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы терлек фермалары үсеше өчен 30 млн сумга кадәр акча бүлеп бирә башлады. Ул вакытка инде Латыйповлар немец һәм голланд фермерлары эш тәҗрибәсен 4 ел өйрәнгән, ләкин әле кыйбатлы робот-савымчылар алырга батырчылык итмиләр. Ә монда шундый программа! Бөтен кирәкле документларны җыеп, Латыйповлар «гаилә терлекчелек фермасы» программасы буенча грант бәйгесендә катнашу өчен кабат гариза бирә. Конкурстагы катгый сайлап алулардан соң, 48 млн сумлык проект өчен 28 млн 800 мең сум күләмендә грант алалар.

Хуҗалыкка ике Lely Astronaut роботы алып, яңа фермага урнаштыралар. Лейкоз чыгу сәбәпле, ветеринария хезмәте сыер көтүен яраксызга чыгара, шуңа күрә баш саннарын өр-яңадан яңартырга туры килә. Нәсел яхшырту өчен, Удмуртиядән голштин токымлы 80 яшь терлек алып кайталар, Татарстаннан 50 баш тана алалар.

Фермадагы төп хезмәт – сыер саву мәшәкатен Lely Astronaut роботларына тапшырганнан соң, сөт күләме арта, сыйфаты яхшыра. Чөнки робот атнага 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать хезмәт куя ала, аңа ял кирәкми.

Бизнес ныгый, үсә. 2015 елның 1 гыйнварына хуҗалыкта инде 130 савым сыеры һәм 100 баш яшь терлек асрыйлар. 2015 елда сөт җитештерү 20 процентка артып, 846 тоннага җитә. Ит җитештерү дә арта 18 процентка.

Ирекле саву системасы сыерларның җитештерүчәнлеге озакка җитүгә дә уңай тәэсир ясый. Кешеләр шикелле үк, хайваннар да бит мәҗбүриләүне яратмый. Ирек бирелгәч, алар көн дәвамында теләсә кайсы вакытта ашый, эчә, ял итә һәм сөтен саудыра ала. Шул ук вакытта көтү турында барлык мәгълүматны сыер хуҗалары төймәгә басып идарә итү программасыннан гына ала һәм һәркайсын күзәтеп тора алалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдына авыл хуҗалыгын цифрлаштыру бурычын куя. Латыйповлар хуҗалыгы цифрлаштыруның авылда яшәүне чыннан да җиңеләйтүен үз тәҗрибәсендә раслый.

Робот ветеринария һәм зоотехник исәп-хисапны күпкә гадиләштерә. Көтүне үрчетү автоматлаштырылган. Димәк, мал табибының да эше кими, дигән сүз.

Сыерлар үзләре робот-савучыга тиз ияләшә. Сөт җитештерү арта, көтү үзен күпкә тыныч тота башлый. Робот бер сыердан көненә 25-60 л сөт сава. Латыйповлар сөтне кг 29 сумнан Биектауның «Елмай» сөт заводына тапшыра. Продукциянең бер өлеше Казан базарларына алып чыгып саталар. Терлекчелек продукциясен сатудан елына 22 млн 166 мең сум табыш керә, чиста керем 2 млн сумга якын тәшкил итә, рентабельлек 9,5% ка кадәр үсә.

Терлек азыгы – бар нәрсәнең нигезе

Барлык чыгымнарның 50% тан артыгы хайваннарны ашатуга тотыла. Терлек азыгын мөстәкыйль җитештерү аны базар бәясеннән 40%ка кадәр экономияләргә мөмкинлек бирә һәм сөтнең үзкыйммәтен 20%ка киметә. Экономияләү һәм рентабельлекне арттыру максатыннан, Латыйповлар терлек азыгын үзләре үстерергә карар кыла: 200 га авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алалар һәм үзләре өчен яңа тармак – игенчелекне үзләштерә башлыйлар.

«Латыйпов» крестьян хуҗалыгы бүген аягында нык тора, елдан-ел үсә. Тулаем алганда, мөгезле эре терлекләре 200 баштан артык, шуларның 130ы – савым сыеры. Латыйповлар фермасында үзләреннән тыш тагын ике эшче – азык ташу һәм таратудагы тракторчы һәм савымчы эшли. Җәй көне, сыерлар аяк астында үскән үлән белән тукланганда, тагын бер көтүче яллыйлар. Ә фермер хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы районныкыннан бер ярым тапкырга артыграк. Агымдагы елда Минсинә Латыйпова керемнәр дә, табыш та артыр дип өметләнә, чөнки бер сыерга савым күләме 23 %ка арткан, һәркайсының җитештерүчәнлеге 7000 кг нан артып китә.

Социаль ракурс

Фото: © Латыйповлар архивыннан

Югары җитештерү күрсәткечләреннән тыш, фермерлар авыл территорияләрен төзекләндерүдә ярдәм итә: инфраструктураны үстерәләр, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышалар, яңа эш урыннары булдыралар, авыл җирлекләрен саклап калу һәм демографик мәсьәләне хәл итүгә өлеш кертәләр – кагыйдә буларак, фермер гаиләләре һәрчак күпбалалылар.

Латыйповларның балалары дүртәү. Олы уллары зур инде. Өйләнгән, ветеринар академиядә укый, ял көннәрендә хатыны белән төп йортка кайта, хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Югары уку йортын тәмамлагач, үзен фермер буларак күрә.

«Тырыш хезмәт белән, әлбәттә, дәүләт ярдәме белән, без юктан заманча югары технологияле фермер хуҗалыгы төзи алдык. Гаилә хуҗалыгы белән идарә итүдә актив катнашучы балалар үстерәбез. Күпмилләтле республикабызда безнең һәм башка бик күп фермерларның киләчәге яхшы булыр дип ышанабыз», – ди Минсинә Латыйпова. Аның белән ризалашмый мөмкин түгел.

                                                                                          «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100