Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колхоз базары»нда җиләк-җимеш, яшелчә, сөт, гөмбә ничә сум тора?

news_top_970_100
«Колхоз базары»нда җиләк-җимеш, яшелчә, сөт, гөмбә ничә сум тора?
Гөлүзә Василова, архив

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе Казанның «Колхоз базары»ндагы бәяләрне белешкән.

«Колхоз базары»ндагы кайбер бәяләр:

Җиләк-җимеш (бер килосы)

Чия – 180–250 сум

Бакча җиләге (виктория) – 300 сум

Күк җиләк – 450 сум

Кура җиләге – 300–500 сум

Алма – 30–80 сум

Крыжовник – 250 сум

Кызыл карлыган – 200 сум

Кара карлыган – 400 сум

Кавын – 70 сум

Карбыз – 50 сум

Груша – 50–200 сум

Сырганак – 200 сум

Урман чикләвеге (фундук) – 500 сум

Яшелчәләр (бер килосы)

Бәрәңге – 45–60 сум

Помидор – 80–140 сум

Кыяр – 50 сум

Ташкабак – 60 сум

Кишер – 70 сум

Татлы борыч – 130 сум

Ачы борыч (бер данәсе) – 50 сум

Чөгендер – 50 сум

Борчак – 300 сум

Кукуруз (бер данәсе) – 50 сум

Кәбестә – 50 сум

Суган – 60 сум

Редис – 150 сум

Баклажан – 100 сум

Сөт ризыклары

Сөт (бер литры) – 80 сум

Эремчек – 300 сум

Каймак – 600 сум

Йомырканың бер дистәсе – 100–120 сум

Гөмбәләр (бер килосы)

Әтәч гөмбәсе ­– 350 сум

Ак гөреҗдә – 300 сум

Каен гөмбәсе – 500 сум

Майлы гөмбә – 250 сум

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100