news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көлсәң – көл, еласаң – ела: хәрбиләргә ярдәм итеп җылыткыч радиатор җибәргәннәр

news_top
Көлсәң – көл, еласаң – ела: хәрбиләргә ярдәм итеп җылыткыч радиатор җибәргәннәр

Мессенджерларда хәрби операциядәгеләрдән видео таралды. Күрәсең, хәрбиләр җылыткыч – агач ягып җылытыла торган буржуйка яки инде электр белән җылытыла торганын сорап язган булганнардыр. Аларга ярдәм итеп, фатирларда урнаштырыла торган, су белән җылытыла торган радиатор җибәргәннәр. Билгеле, бу радиатор хәрбиләр өчен кулланырга яраксыз.

Хәрби бу ярдәмне җитди рәвеш белән шәрехли, бу радиоторны землянкада урнаштырып булачагын әйтә, камера белән төшереп торучы гына көлә. «Бездә ТЭЦлар эшли, су бар, җылыткычны урнаштырабыз, әмма торбалары гына җитми», – ди ул. Соңыннан: «Икенче юлы чуен җылыткыч җибәрегез, аны күтәреп-төшереп булса да җылынырбыз, бу җиңел, алай җылынып булмый», – дип көлә.

Бу видеоның кайда төшерелгәне һәм мондый ярдәмне кем җибәргәне билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар