Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колорадо коңгызына каршы чаралар исемлеге - әстерхан чикләвеге, дегет, тирәк, сәрви агачы

news_top_970_100
Колорадо коңгызына каршы чаралар исемлеге - әстерхан чикләвеге, дегет, тирәк, сәрви агачы
https://ru.freepik.com/

Бәрәңге бакчасында колорадо коңгызыннан котылу өчен берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты.

Безнең яклар өчен бик туры килеп бетмәсә дә, кызыклы ысул – әстерхан чикләвеге төнәтмәсе: 1 кг әстерхан чикләвеге яфрагына яки яшел чикләвекләргә 10 литр кайнар су салып, 5-7 көн төнәтәләр. Аннары сөзеп, бәрәңгегә сибәләр. 300 г әстерхан чикләвеге кабыгы яки коры яфракларын 10 литр кайнар суда 7 көн төнәтеп тә сибәләр. 

Ак сәрви агачы төнәтмәсен безнең якта да ясап була. 1 кг коры һәм вакланган сәрви агачы кабагына 10 литр су салып, 3 көн төнәтәләр. Аннары сөзеп, бәрәңгегә сибәләр.

Тирәк агачы яфраклары төнәтмәсе дә колорадо коңгызына каршы ярдәм итә. Ярты чиләк яфракка су салып, кайнатып чыгаралар, 15 минут көчле утта кайнаталар. Аннары су өстәп, 10 литрга кадәр җиткерәләр, 1 тәүлек төнәтәләр.

Дегет – 100 мл каен детеген 10 литр суда эретеп, бер атна эчендә өч тапкыр бәрәңгегә сибәргә кирәк.

Көнбагыш төнәтмәсе дә ясап була. Ярты кг көнбагыш чәчкләренә 10 литр су салып, 3 көн төнәтәләр.

Канлы үлән төнәтмәсе – 1,5 кг чи канлы үләнне чиләккә салып, кайнар су тутырырга һәм 3 көн төнәтергә. Аннан 1,5 процентлы хлористый кальцийны 1 литр өстәргә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100