news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колорадо коңгызы килмәсен өчен бәрәңге янына нәрсә утыртырга?

news_top
Колорадо коңгызы килмәсен өчен бәрәңге янына нәрсә утыртырга?
https://pixabay.com/

Бәрәңге янына җитен утыртсаң, колорадо коңгызы килми. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. Җитен составындагы танин дигән матдә үсемлекләрне төрле корткычлардан, шул исәптән колорадо коңгызыннан да саклый.

Кинза үскән җиргә дә колорадо коңгызы килми. Кинза – ул кориандр дип тә атала. Бу үсемлеккә камка, шөпшәләр кебек бөҗәкләр дөньясындагы ерткычлар җыела. Алар колорадо коңгызының личинкаларын ашый. 

Бәрхет чәчәкләренең исен колорадо коңгызы кичерә алмый. Өстәвенә, бу чәчәк бәрәңгене вируслы һәм бактериаль авырулардан да саклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар