Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колониядә җырлаган Фирдүс Тямаев: “Тоткыннарны күрү белән йөрәгем елады”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев яңа ел алдыннан Казанның 19 колониясендә тәрбияви хәйрия концертын куйган. “Бөтен көчемне биреп җырлап чыктым, икенче көнне генә акылга килдем”, - дип сөйләде җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Колониядә җырлаган Фирдүс Тямаев: “Тоткыннарны күрү белән йөрәгем елады”

“Тоткыннарга тәрбияви концертларны кую идеясе күптәннән бар иде. Әмма ничектер җае табылмады. Көтмәгәндә-уйламаганда зонаның хуҗасы белән таныштык һәм без аларга тәкъдим ясадык. Дөресен әйткәндә, бик тә эмоциональ концерт булды ул”, - диде җырчы.

“Мин икенче көнне генә акылыма килдем. Психологик һәм эмоциональ яктан мондый концертлар бирү авыр. Әти-әниләр, туган як, тормыш турында җырлар башкардым. Кайтып китәргә кирәк дигәч, тоткыннар торып басып, кул чабып, “бис”ка җырлаттылар.

Тамашачылар арасында татарлар да, руслар да бар иде. Татарча җырладым, русча сөйләдем, җырларымның аңлатмаларын да әйтеп бардым. “Гомер үтә” җырын аеруча якын итеп кабул иттеләр. Кайбер егетләр әниләр турында җырлаганда түзә алмады, уңайсызланып, чыгып китте. Елаучылар булмаса да, тоткыннарның йөрәкләре елаганы, сыкраганы сизелде. Аларны күрү белән минем дә йөрәгем елады. Бөтен көчемне җыеп җырлап чыктым.

Киләчәктә дә планнарыбызда Казанның берничә колониясендә тәрбияви концертлар кую”, - дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Җырчы фикер-теләкләрен дә җиткерде: “Кайсыбызның әтиләре, абыйлары, туганнары тоткында, Алла ярдәм бирсен, исән-имин чыксыннар, амин! Йә Раббым, барыбызның да тормышлары матур булсын, төрмә юллары бирмә, чир бирмә, начар юл бирмә, амин”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100