Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коллыкка эләккәндер». 16 ел элек су коенырга киткәннән соң югалган егетне эзлиләр

Иптәшләре су буеннан Витяның канга буялган киемнәрен һәм телефонын алып кайтып бирә.

news_top_970_100

Новосибирск өлкәсенең Толмачево авылында 16 ел элек югалган Виктор Рябовны туганнары эзли. Алар социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итә. Якыннары Витяның үлеменә ышанмый. Югалган чакта аңа 23 яшь була, хәзер аңа 39 яшь булыр иде. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Виктор Толмачево авылында туа. Балачагын әбисе белән уздыра, әнисе аны тәрбияләү белән сирәк шөгыльләнә.

«Ул акыллы егет булып үсте. Хуҗалыкта ярдәм итте, электрика да алмаштыра ала, кранны да төзәтә. Куллары дөрес эшли иде», — ди күрше хатыны Марина.

Егет 2005 елда июльдә дуслары белән су коенырга китә. Шуннан ул әйләнеп кайтмый. Иптәшләре су буеннан Витяның канга буялган киемнәрен һәм телефонын алып кайтып бирә.

«Алар Викторны эзсез югалды ди. Әнисе полициягә гариза язды. Башта батып үлгән дип уйладылар. Тик мәетен водолазлар да таба алмады», — ди Марина.

Витяны бөтен авыл белән эзлиләр, хастаханәләрдә дә, моргларда да егет табылмый.

«Витя батып үлә алмый, ул яхшы йөзә иде. Аны дуслары кыйнап ташлаган булуы да бар. Моңа кадәр ул бер кыз белән очрашып йөри башлый. Ә ул кызны дусты да ошата. Алар Витяны каты иттереп кыйнагандыр да егет хәтерен югалткандыр, дип уйлыйбыз», — ди Марина.

Витяның дуслары белән тикшерүчеләр эшли, тик беркемнең дә гаепле булуы ачыкланмый. 16 ел узса да, Викторны туганнары көтә.

«Без аны коллыкка алып киткәннәрдер дип уйлыйбыз. Әнисе дә улы исәндер дип өметләнә», — дип Марина.

1989 елның 29 сентябрендә туган Виктор Рябов турында белешмәсе булган кешеләргә язу өчен номер:  8-923-145-11-03 (WhatsApp).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100