Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коллаген чыннан да җыерчыкларны бетерәме?

«Тышкы» коллаген беркайчан да «эчке» коллаген булмый», — ди Бобровский.

news_top_970_100
Коллаген чыннан да җыерчыкларны бетерәме?
https://pixabay.com

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог, доцент Андрей Бобровский рекламаларда мактала торган коллагенның нәтиҗәлелеге турында аңлатма биргән. Бу турыда РИА Новости яза.

Коллаген — аксым ул, кеше организмында төрле функцияләр башкара, тән тиресенең эластиклыгын булдыра. Кремнар һәм биологик актив өстәмәләр (БАЗ) ясаучылар коллаген җыерчыкларны бетерә дип раслый. Кызганыч, аларны куллану нәтиҗә бирми, дип искәртә Бобровский.

Ул моның сәбәбен дә атый. Организм «тышкы коллагенны» үзләштерә алмый. Аны тышкы яктан кулланганда, ул «чит аксым» буларак бәяләнә, ди табиб.

«Иң популяр миф — кремнар яки тирегә сөртә торган башка чаралар составына керә торган коллаген җыерчыкларны бетерә. Монда гади бер әйберне аңларга кирәк: чит аксым эчкә узып керә алмый, аның үлчәме туры килми. Башкача әйткәндә, „тышкы“ коллаген беркайчан да „эчке“ коллаген булмый», — ди Бобровский.

Биологик актив өстәмәләр составындагы коллагеннан да әллә ниләр көтәргә кирәкми. Организм үзе тиешле күләмдә бу мөһим аксымны эшләп чыгарсын өчен тырышырга кирәк. «Эчке» коллаген чыннан да тән тиресен эластик итеп тота, ди табиб.

Моның өчен рационга кайбер ризыкларны кертергә кирәк. «Коллаген булдыру өчен С витамины эчегез, ул әлеге аксым синтезлануга ярдәм итә. Икенче киңәш — җиләк-җимеш желесы формасында желатин ашагыз, алар бик күп төрле. Холодец та бик файдалы. Хайван аксымнарының тән тиресе тонусына уңай йогынты ясавын истән чыгармагыз», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100