Яшьлек, чибәрлек һәм тән тиресенең эластиклыгы – болар барысы да коллагенга бәйле. Коллаген – организмның тоташтыргыч тукымаларында булган махсус аксым. Ул безнең тире, чәч, тырнак, сөяк һәм буыннарның сәламәтлеге өчен бик мөһим. Моннан тыш, коллаген баш мие өчен дә зур роль уйный! Димәк, бу – бик кирәкле һәм әһәмиятле аксым. Шуңа күрә организмдагы коллаген дәрәҗәсен саклау һәм аны арттыра торган ризыклар (һәм бу – бары тик холодец кына түгел!) куллану бик мөһим. Әйдәгез, коллагенның ни өчен кирәклеген һәм аны кайдан алырга мөмкин икәнен карыйк. Бу турыда «АиФ» яза.
Баш мие эшчәнлеге өчен
«Коллаген – күзәнәкләрне һәм тукымаларны тотып торучы аксымнар челтәре – күзәнәктән тыш матриксның мөһим өлеше, – ди табиб-терапевт, нутрициолог Елена Мановска. – Баш мие тукымасында бу матрица нейроннарның һәм синапсларның төзелешен һәм функциясен саклый. Коллаген җепселләре нейроннар үсешенә нигез булып тора, бигрәк тә баш мие үсеше чорында».
Коллаген аминокислоталардан тора, ә алар тән тукымаларының яңарышы һәм төзелеше өчен кирәк. Бу аминокислоталар баш мие һәм нерв системасы сәламәтлеге өчен дә мөһим. Иң әһәмиятле аминокислоталарның берсе – глицин. Ул баш мие эшчәнлеген тынычландыра, борчылуны киметә һәм ял итәргә ярдәм итә.
Коллагенда шулай ук пролин дигән матдә дә бар – ул организмда коллаген җитештерү өчен кирәкле, һәм дофамин, серотонин кебек кәефне көйләүче матдәләрне барлыкка китерүдә дә катнаша.
Тагын бер мөһим аминокислота – аргинин. Ул азот оксиды барлыкка китерүгә ярдәм итә, ә бу матдә кан әйләнешен яхшырта, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерә.
Тән тиресен саклау өчен
Коллаген тән тиресенең халәтен яхшырта, аны эластик һәм йомшак итә. Җәй көне ул аеруча кирәк, чөнки кояш нурлары тиредәге коллагенны тарката. «УФ-нурлар коллаген җепселләрен юкка чыгара, бу – җыерчыклар барлыкка килүгә һәм ялтыравык югалуга китерә, – ди Елена Мановска. – Коллагенга бай ризыклар ашау һәм өстәмәләр куллану тиренең табигый саклану сәләтен арттыра».
Буыннар өчен
Җәй көне без күбрәк хәрәкәтләнәбез – бакчада эшлибез, велосипедта йөрибез, җәяү йөрү арта. Шуңа күрә буыннарга да йөкләнеш арта. «Коллаген буыннардагы ялкынсынуны киметә, авыртуны җиңеләйтә һәм аларның хәрәкәтчәнлеген яхшырта», – ди табиб. Шуңа күрә, бигрәк тә җәен, коллаген куллану файдалы.
Энергия һәм йокы өчен
Коллаген организмның гомуми энергия дәрәҗәсен күтәрә, йокыны җайга сала. Җәйге озын көннәр аркасында йокы режимы бозылырга мөмкин, һәм бу очракта коллаген ярдәм итә.
Нәрсә ашарга кирәк
Коллаген организмда табигый рәвештә җитештерелсә дә, аны ризыклардан да алырга мөмкин.
Иң файдалы чыганаклар:
- сөяк шулпасы;
- тавык һәм балык тиресе;
- холодец.
Бу ризыкларда организм җиңел үзләштерә торган коллаген пептидлары күп.
Шулай ук организмның үз коллагенын җитештерүне көчәйтүче продуктлар бар – алар С витаминына бай: болгар борычы, әфлисун, җиләк, брокколи кәбестәсе. С витамины коллаген җепселләрен ныгыта һәм тотрыклы итә.