news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көлгә әйләнгән йорт нигезеннән китми»: Хатикога тиң эт янгында һәлак хуҗасын көтеп яши

news_top
«Көлгә әйләнгән йорт нигезеннән китми»: Хатикога тиң эт янгында һәлак хуҗасын көтеп яши
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанда Хатикога тиң тугры эт табылган. Ул хуҗасын янган нигездә көтә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Тугры эт янгында һәлак булган хуҗасын көтә. Ул «Надежда» бакчачылык ширкәтендә хуҗасы йортыннан калган көл өемендә яши. Анда 1 ай чамасы элек фаҗига булган. Шәхси йорт янып беткән. Янгынны сүндергәч, җимерекләр астында 62 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Шуннан бирле эт китми – хуҗасын көтә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре этне үзләре белән алып китәргә тырышып караган, ләкин ул беркемне дә үз янына кертмәгән. Битараф булмаган кешеләр мескенкәйне ташламаган, аңа ризык һәм су китерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар