Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көлешеп дәвалану (Гүзәл Сөнгатуллина)

news_top_970_100
Көлешеп дәвалану (Гүзәл Сөнгатуллина)
"Чаян" журналыннан

Үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да һәр кешенең дәваханәгә эләккәне бардыр. Кемгә – ничек, миңа анда бер дә күңелсез түгел. Нигә дисәң, кешеләр дә төрле-төрле туры килде. Һәммәсе дә үзенә бертөрле, төрле холыклы. Табиблар да үзенчәлекле.

Быел дәваханәгә кердем. Халык күп. Урын юк. Хәтта коридорда да ятучылар бар. Миңа да башта шунда булырга туры килде. Шөкер, озакламый, палата бушагач, күчтем. Табибәбез бик тә яхшы иде. Көн дә безне карарга керү белән мәзәк сөйли. Беренче көнне үк эчләрне катырып бетерде. Кайчагында онытып та җибәрә бугай инде кемгә сөйләгәнен, көн дә шул мәзәкне кабатлый. Без инде кабатлануыннан көлешә башладык. Әйтеп булмый бит инде кешегә ничә тапкыр тыңлаганыбызны. Яхшы түгел. Шул мәзәкләре белән дәваланып чыктым, дисәм дә була үземне.

Икенче мәртәбә башка дәваханәдә дәваланырга туры килде. Монда инде, русча әйткәндә, полный комфорт. Бүлмәләре дә киң, чиста. Табиблары мәзәк сөйләми торган. Дәвалыйлар гына.

Ятабыз инде... Бер олы ханым да бар. Шуңа шәфкать туташы керде укол ясарга.

– Апа, әйдә, укол ясыйм. Кайсы ягыңа? Авырткан якка ясарга ярамый.

– Әй, балам, кайсы җирең авыртмый, дип сора син, – дип җавап бирде апа.

– Яхшы. Апа, кайсы җирең авыртмый? – диде шәфкать туташы.

– Авыртмаган җирем бар микән минем? Ә-ә, бар икән. Аягымның баш бармагы авыртмый, – диде ханым, читенсенебрәк.

Без, палатадагылар, рәхәтләнеп көлештек.

Икенче ханым, дәваханәгә керү белән, болай дигән иде:

– Мин өйдәгеләргә әйтеп куйдым: «Берни алып килмәгез, больница ризыгын гына ашаячакмын, бераз ябыгасым килә», – дип.

Берничә көннән больница буфетыннан ризык ташый башлады.

– Барыбер больница ризыгы бит инде бусы да, – дип акланды ул.

Килештек. Ничек килешмәскә? Чыннан да, ул бит өй ризыгы түгел... Кызык булып куйды. Шулай инде, авыруга бирешмәскә кирәк. Кызык табарга, күңел күтәренкелеге – үзе бер дәва.

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100