news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көлерлекме, еларлыкмы» – Түбән Камада җәяүлеләр кичүе «зебра»сын дөрес ясамаганнар

news_top

Түбән Камада җәяүлеләр кичүен күрсәтә торган «зебра» полосаларын кешеләр йөрми торган урынга ясап куйганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Шәһәр музее каршындагы «зебра» фотолары социаль челтәрләрдә таралган.

«Зебра» буйлап китсәң – рельсларга барып чыгасың, ә җәяүлеләр юлы сул якта кала, тамга белән юл туры килми.

Шәһәр халкы юл хезмәтләрен гаепли.

«Түбәнкамалылар, шалтыратуыгыз өчен рәхмәт. Хата киткән», – дип җавап биргән район администрациясенең матбугат сәркатибе Яна Енькова.

Ул хатаның тиз арада төзәтеләчәген әйтә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар