news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колбасаның рак китереп чыгару ихтималы ачыкланган

Колбасаның рак китереп чыгару ихтималы ачыкланган

news_top
Колбасаның рак китереп чыгару ихтималы ачыкланган
Көн саен 25-30 грамм эшкәртелгән ит ашаучыларда күкрәк рагы булу куркынычы тугыз процентка арта. 1,2 миллион хатын-кызны тикшергәннән соң АКШ галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән дип яза "Российская газета" International Journal of Cancer Research журналына сылтама белән.

Америка галимнәре тикшерүеннән билгеле булганча, яман шешнең барлыкка килүе эшкәртелгән иттә була торган натрий нитриты (Е 250) кулланудан булырга мөмкин. Ул колбаса, сосиски, ветчина, солонина, хот-дог, каклаган ит, ит консервлары, ит экстрактлары, сосларында була.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы "эшкәртелгән ит" дип тозлау, консервлау, каклау ысулы белән тәме һәм саклау срогы үзгәртелгән итне атый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар