Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колбасалы-сырлы кыстыбый рецепты

news_top_970_100
Колбасалы-сырлы кыстыбый рецепты
Гөлгенә Сабитова

Кыстыбый, татар халкыбызның милли ризыгы. Аның эчлеген төрлечә эшлиләр һәм исемен төрле якта төрлечә (кыстыбый, күзикмәк, якмыш) әйтәләр. Эчлегенә кемдер бәрәңге боламыгы, кемдер тары ярмасы сала, гөмбә, ит, кабак белән дә эшлиләр.

Кама Тамагында яшәүче Гөлгенә Сабитова социаль челтәрдәге битендә колбасалы-сырлы кыстыбый рецепты белән бүлешкән.

Иң беренче эш итеп, бәрәңге әрчеп, кәстрүлгә су, тоз, бәрәңге салып пешерергә куеп җибәрергә. Шунда ук суганның кабыгын әрчеп, бөтен килеш кенә салырга. Бәрәңгеләр пешкәч, бөтен килеш пешкән суганны алып ташларга.

Кыстыбый камыры өчен 100 мл сөт, 50 грамм сыер мае, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 300 грамм он.

Оннан кала барысын бергә әйбәтләп болгатырга. Әз-әзләп он салып камыр басарга. Камырны 12 кисәккә бүлеп түгәрәкләр ясарга. Түгәрәкләрне җәеп майсыз табада ике ягында пешереп алырга.

Күзикмәк тышларын пешергән арада бәрәңге дә пешеп чыга. Бәрәңгенең суын саркытырга, изәргә. Борыч, сыер мае, җылы сөт яисә үзенең бәрәңге пешкән шулпасын салып тагын изеп, болгатырга. Беренче эчлек боламык әзер!

Икенче эчлек өчен колбасаны вак итеп турарга, сырны вак угычтан уарга, майонезга сарымсак сытып салырга, яшеллекне турарга. 

Кыстыбый тышлыкларының яртысына бәрәңге боламыгы ягарга, икенче яртысына майонез сыларга, өстенә укроп сибәргә, колбаса һәм сыр салырга. Кыстыбыйны урталай бөкләп куярга. Аннары аны майланган табада бераз гына кыздырып алсагыз, эчендәне сырлары эреп китә.

Тәмле булсын!

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 июнь 2023
    Гульфия Нурмухаметова
    Бик тәмле рецепт.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100