news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Колакта кыштырдауга уяна». Бер ир-атның колагына 1,2 см озынлыктагы таракан оялаган

news_top
«Колакта кыштырдауга уяна». Бер ир-атның колагына 1,2 см озынлыктагы таракан оялаган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Серпухов шәһәрендә яшәүче ир-атның колагына таракан кергән. Тараканны хастаханәдә генә колактан чыгара алганнар. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

34 яшьлек ир-ат фатирында йоклап ята. Төнлә белән аның колагына таракан кереп оялый. Табиблар чыгарганда, ул үлгән була.

Ир-ат беренче каттагы фатирда яши. Төнлә ул колагында нидер кыштырдаганын абайлап ала. Аннары колагына бөҗәк кергәнен аңлап, уяна. Ир-ат бөҗәкне үзе чыгара алмый. Өстәвенә, колагына зыян китерә – колактан кан китә.

Ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Урынга килгән табиблар да колактагы бөҗәкне чыгара алмый. Пациентны хастаханәгә алып киләләр. Биредә махсус кораллар ярдәмендә колактагы тараканны чыгаралар. Ул 1,2 см озынлыкта була. Ир-атның колагын юдыртканнар, дарулар биргәннәр һәм өенә җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар