Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колакны мамыклы таякчык белән чистартуның, тамакны чайкауның нинди куркынычы бар?

Борынга сала торган яки борынны чайката торган препаратлар белән дә сак булырга кирәк.

news_top_970_100
Колакны мамыклы таякчык белән чистартуның, тамакны чайкауның нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Табиб-отоларинголог Лилия Хәйретдинова сүзләренчә, колакны мамыклы таякчык белән чистартырга ярамый. Таякта мамык аз, ул бик җиңел төшә, җитди трамва алу ихтималы барлыкка килә. Мамык колакта калса, аны табиб кына ала ала. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиб бер очракны искә төшерә. Бер ир-ат теш чистарта, шул чакта колагында мамыклы таякчыкны онытып калдыра, аннары кисәк кенә иелә һәм колак барабаны ярысы ертыла. Табиб ярдәм күрсәткәндә, бу ир-атның кан басымы күтәрелә һәм гипертоник криз була.

ЛОР-табиб колакны җылы су белән юарга яки дымлы салфетка белән сөртергә киңәш ителә.

Тамак авыртканда, аны фурацилин яки хлоргексидин белән чайкарга була, моның өчен табибка барырга кирәкми. Ләкин башка барлык чараларның (мәсәлән, ромашка) аллергия китереп чыгаруы, калкансыман бизгә зыян китерүе, шешенү барлыкка китерүе мөмкин, дип кисәтә табиб.

Шулай ук борынга сала торган яки борынны чайката торган препаратлар белән дә сак булырга кирәк. Башны бик нык аска игән очракта, бу дару колакка керә һәм ялкынсыну барлыкка китерә, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100