news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колакчынны бер колакта кына куллануның нинди куркынычы бар?

news_top
Колакчынны бер колакта кына куллануның нинди куркынычы бар?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Югары категорияле лор-табиб, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев бер колакка гына булган йөкләнешнең куркынычы турында кисәтте. Бу хакта ул SHOT телеграм-каналына сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.

Табиб сүзләренчә, безнең ишетү сәләте стереотавышка исәпләнгән, шуңа күрә гел бер генә колакчын куллану табигый түгел. Тора-бара, моның аркасында колак чыңлый башлый, ә соңыннан бер колакта сенсоневраль колак катылыгы – ишетү сәләтенең тотрыклы кимүе килеп чыгарга мөмкин.

Гел бер колакчын яки гарнитура кулланучыларга, мәсәлән, колл-үзәк операторларына бигрәк тә куркыныч яный. Бу куркынычны киметү өчен, колакчындагы тавыш көче бүлмәдәге фондагы тавыштан югарырак булмаска тиеш.

Владимир Зайцев сүзләренчә, даими рәвештә бер колакчын кулланып 1 ел узгач, ишетү сәләте белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин, ә ишетү сәләте яхшы булган кешеләрдә ул соңрак барлыкка килә ала. Шул ук вакытта, бер колакның начарлануы, тора-бара, икенче колакка да тәэсир итә башлый, чөнки колак көчлерәгенә түгел, ә зәгыйфенә яраклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар