news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колак томалану нинди куркыныч авыру күрсәткече булырга мөмкин?

Бу борындагы һәм тамак куышлыгындагы яман шеш күрсәткече булырга мөмкин.

news_top
Колак томалану нинди куркыныч авыру күрсәткече булырга мөмкин?
pixabay.com

Sputnik сайтына интервьюда Н. Н. Блохин исемендәге фәнни медицина тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре Илья Романов колак томалануны иң куркыныч симптомнарның берсе дип атаган. Табиб әйтүенчә, борын-тамактагы яман шешнең беренче күрсәткече — колак томалану. Борын томалану да яман шеш симптомы, әмма башта колак томалана дигән ул.

Романов әйтүенчә, колак томаланган очракта табибларга күренергә кирәк.

Сайт язуынча, борын һәм тамак куышлыгындагы яман шешнең башка билгеләре түбәндәгеләр:

  • бер як борын томалану
  • борыннан кан килү
  • ис сизү сәләте югалу
  • тамак һәм лимфа төеннәре шешү


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар