news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колак шаулау кайсы органда яман шеш ихтималы турында кисәтә?

Колакта күкерт бөкесе дә булуы мөмкин.

news_top
Колак шаулау кайсы органда яман шеш ихтималы турында кисәтә?
https://pixabay.com

Колак шауласа, баш миендә яман шеш булуы ихтимал. Бу турыда табиб-отоларинголог Владимир Зайцев әйткән. Колак шаулауның берничә сәбәбе булуы мөмкин. Шулар арасында баш мие яки эчке колак яман шеше, дигән табиб. Бу турыда Ura.ru яза.

Моннан тыш, сенсоневраль саңгыраулык та колак шаулауга китерә. Бу очракта тавыш нервына кан килүе начарланган була.

Артык арганда, артериаль кан басымы күтәрелгәндә дә колак шауларга мөмкин.

Шулай ук колакта күкерт бөкесе булса да колак шаулавы бар.

Бер көннән артык колак шауласа, төнлә дә туктамаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар