news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колак ни сәбәпле шаулый?

news_top

Колак шаулау (тиннитус) организмдагы җитди үзгәрешләр турында аңлатырга мөмкин. Бу хакта терапевт, табиб-кардиолог Сергей Вечтомовка сылтама белән «Радио 1» сайты яза.

Табиб сүзләренчә, моның иң киң таралган сәбәбе – колак авыруы, шул исәптән, сагыз җыелу, ялкынсыну яки ишетү нервының зарарлануы.

«Яшь барган саен колак шавы куркынычы арта. Бу ишетү сәләтенең әкренләп кимүенә бәйле, бу халәтне «пресбиакузис» дип атыйлар. Мондый тайпылыш булганда кеше даими шаулау ишетеп тора», - дип сөйләгән табиб.

Белгеч сүзләренчә, тиннитус озак вакыт шау-шулы тирәлектә булу һәм даими рәвештә колакчыннар куллану аркасында килеп чыгарга мөмкин. Моннан тыш, кайвакыт колак шавы антибиотиклар, ялкынсынуга каршы препаратлар һәм диуретиклар куллануга, шулай ук стресс кичерүгә һәм нык аруга да бәйле була ала.

Табиб кан тамырларына бәйле сәбәпләргә аерым тукталган. Ул аңлатканча, югары кан басымы, атеросклероз, веналар һәм артерияләрдәге тайпылышлар йөрәк ритмы белән бердәм булган пульслы тавыш китереп чыгара ала.

Ул әлеге проблема даими булганда һәм яшәргә комачаулаганда табибка баруны кичектермәскә киңәш итә. Чөнки алда әйтелгәннәрдән тыш, колак шавы шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре тайпылышлары яки анемия булуга да ишарә ясарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар