news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колак эченә кертеп куела торган колакчыннарның нинди зыяны бар?

news_top

Колакчыннар күпләр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, әмма аларны даими куллану сәламәтлеккә җитди йогынты ясарга мөмкин: бигрәк тә бу – колак эченә кертеп куела торганнарына кагыла. Бу хакта табиб Александра Филева кисәтә, дип яза «Российская газета».

Куркынычның беренче факторы – тавыш дәрәҗәсе. Эш шунда, ишетү юлында тавыш тирбәнешләре таралмый диярлек, һәм хәтта тавышны тулы күләмдә ачмаганда да эчке колак структурасына һәм барабан ярысына йөкләнеш гадәти колакчыннарга караганда көчлерәк була.

Бигрәк тә мондый колакчыннар киеп көчле музыка тыңларга яратучыларга куркыныч яный – көчле тавыш озак вакыт тәэсир итеп торганда, колакның эчендәге йон күзәнәкләрен зарарлый, алар, кызганычка, кире үз халәтләренә кайта алмый диярлек. Шуның аркасында ишетү начарлана, дип кисәтә белгеч.

Икенче фактор – гигиена. Мондый колакчыннар колакның табигый вентиляциясен каплап, анда бактерияләр бик ярата торган дымлы һәм җылы тирәлек барлыкка китерә. «Әгәр аларны тузан һәм бактерияләр күп булган спорт залында яки урамда куллансаң, инфекция йоктыру куркынычы сизелерлек арта», – дигән эксперт.

Өченче фактор – механик йогынты. Колакчынны артык тирән кертсәң, ишетү юлы тиресен зарарларга, шулай ук колак сагызы (сера) бөкеләре барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

Зыянны киметү өчен, табиб музыканы 60 минуттан да арттырмыйча һәм 60 проценттан да югарырак булмаган тавыш белән тыңларга, колакчыннарны даими чистартырга һәм аларны кирәк булган саен алыштырырга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар