Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колак бете балакайда» - инстачылар Гүзәл Уразова песие чирле дигән нәтиҗәгә килде

Инстачылар песинең күзе дә чирле дигән фикердә.

news_top_970_100
«Колак бете балакайда» - инстачылар Гүзәл Уразова песие чирле дигән нәтиҗәгә килде
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова песиенә исем сайлаган. Күп исемнәр язылган түгәрәк эченә песиен кертеп җибәргән. Ул кайсына баса, шул исем булачак, янәсе. Әмма песи берничә исемне сайлый.

Укучыларның күбесе песи Милашка исемен сайлады дигән фикердә. Әмма кайберәүләр гаделлек кирәк дигән фикердә. «Песи беренче Астига басты, алайса уеныгыз дөрес булмый», — дип язган алар. Комментарийлардан күренгәнчә, песигә исем сайланмаган.

«Самир Асти булсын ди, Камилла Милка ошый ди, миңа Симба охшый, хәзер сөйләшергә туры килә инде», — дип язган җырчы.

«Ник соң татар исеме кушмыйлар, Матуркай бик килешер иде», — дип ризасызлык белдергән тагын берсе.

Ә кайбер укучыларны песинең чирләре кызыксындырган. «Күзе авырта. Күзен дәвалагыз», — дип киңәш иткәннәр. Гүзәл Уразова дәвалаячагын әйткән.

Укучылар тагын бер чир бар икәнен күргән.

«Колагын кашый, колак бете балакайда».

«Анда колак бете, тиз генә дәваламасагыз, колагын кан чыкканчы кашыячак».

«Пычрак булса да кашый колагын песиләр», — дип яза икенчесе.

«Кара әйбер булса — бет ул. Күренә бит».

«Тетрациклин мазе булыша. Шунда ук бетә», — дип киңәш иткәннәр.

«Чирләп тора ахрысы бу песи, ярый яхшы кулларга эләкте, терелер», - дигән өмет белдергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100