Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колагына кергән суны чыгару өчен, баланы бер аякта сикертергә ярыймы?

Башын иеп, бер аягында сикергәндә, баланың баш миенә космонавтларныкы кадәр йөкләнеш килергә мөмкин.

news_top_970_100
Колагына кергән суны чыгару өчен, баланы бер аякта сикертергә ярыймы?
Салават Камалетдинов

Су керсә, колак тона, аны тизрәк чыгарасы килә башлый. Чыннан да, колактагы суны тизрәк чыгару хәерле. Чөнки анда бактерияләр үрчи башларга мөмкин. Ләкин колактагы суны чыгаруның кайбер ысулларның зыянлы булуы да бар. Бу турыда «Вести» Медицина» хәбәр итте.

Гадәттә, су керсә, кешеләр шул колак ягына таба иелеп, бер аякта сикерә һәм су шулай итеп чыга. Ләкин бу ысул нәни балалар өчен бик зыянлы булуы мөмкин.

Корнелл университеты һәм Вирджиния технология университеты белгечләре эксперимент ясаган. Алар 3D-принтер ярдәмендә баланың колак юлларын төзегән һәм бер аякта сикереп башны селкегәндә ни буласын тикшергән.

Сабыйларда ишетү юллары тар булуын һәм суның өслек тартылу көчен исәпкә алгач, суны чыгару өчен 10g тизләнеш бирелүе ачыклана. Бу — космик йөкләнеш, ул баланың баш миенә зыян китерергә мөмкин.

Бәхеткә, колакка кергән суны сикермичә дә чыгарып була. Моның өчен колакка өслек тартылу көче суныкыннан кимрәк булган сыеклык, мәсәлән, бор спирты салырга була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100