news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Колагына көя күбәләге кереп, футбол җанатары чукраклана язган

Җанатар да, күбәләк тә исән калган.

news_top
Колагына көя күбәләге кереп, футбол җанатары чукраклана язган
Стәрлетамакта колагына көя күбәләге кереп, футбол җанатары чукраклана язган. Бу турыда bash.news хәбәр итә.

Урамга йөрергә чыккан җанатарның колагына көя күбәләге кергән. Ул аны үзе чыгарып маташкан. Тик күбәләк бик эчкә кереп киткән. Шуннан соң, такси чакырып, тиз генә табибларга киткәннәр. Тик отоларинголог бүлмәсе янына килеп җиткәч, күбәләк үзе очып чыгып киткән.

Чыгып китмәгән булса, күбәләк колак эчен тешләп, зур зыян китерергә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җанатар да, күбәләк тә исән калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар