Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колагын тиштергән кызның тәнендә 2 см зурлыкта шешләр үскән

news_top_970_100

Пирсинг ясаганнан соң бер кызның колагында шешләр барлыкка килгән. Аңа операция ясарга туры килгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

20 яшьлек кыз Балашиха шәһәре хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Ул колакларында шарсыман шешләр барлыкка килүгә зарлана. Ул кычытудан һәм эстетик дискомфорттан да интегүен әйтә.

Белгечләр диагностика ясый һәм анда яман булмаган шешәр үсүен ачыклый. Бу кыз берничә ел элек колагын тиштерүен әйтә. Менә шул тишкән урыннарда шешләр барлыкка килә һәм үсә башлый. Табибка килгәндә, аларның зурлыгы 2 см чамасы була инде.

Табиблар шешләрне операция ясап ала. Белгечләр колакларны табигый рәвешенә кайтару җаен таба. Хәзер кыз үзен яхшы хис итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100