Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колагын тешләп өзгән өчен, Чаллы кешесе дустыннан 350 мең сум таләп итә

Хәзергә ул чәчен озын иттереп үстереп, колагын яшереп йөри.

news_top_970_100
Колагын тешләп өзгән өчен, Чаллы кешесе дустыннан 350 мең сум таләп итә
Салават Камалетдинов

Чаллыдагы 48 нче комплекста урнашкан бер йортта күрше подъездларда яшәүче 25 һәм 29 яшьлек ике ир-атның дуслыгы низаг белән тәмамлана. Алар салып, табын корып утырганда бәхәскә керә, аннары сугыша башлыйлар һәм үпкәләгән кунак — 25 яшьлек ир-ат — ишекне бәреп чыгып китә. Бу вакыйга турында «Челнинские известия» хәбәр итте.

Шуннан соң 25 яшьлек егет борчыла башлый һәм иптәше белән дуслашырга дип, кабат килә. Ул элеккеге иптәшен подъездга чакырып чыгара. Ләкин алар кабат талаша башлый, сугышканда ул дустының уң колак яфрагын тешләп өзә.

Колагы өзелгән 29 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр. Беренче ярдәм күрсәтсәләр дә, табиблар аның колагын элеккечә итеп саклап кала алмый.

Колакны тешләп өзүче ир-атның ике баласы бар. Аңа карата җинаять эше ачылган һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Имгәнгән дус исә колагын озын чәче белән каплап йөри. Ул пластик операция ясатырга тели, моның өчен 350 мең сум акча кирәк. Ул элеккеге дустыннан шундый сумма таләп итмәкче була. Әлеге бәхәскә ноктаны суд куячак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100