Сочида сугышчан этләр күрше хатынга һөҗүм иткән. Алар хатынның колагын чәйнәп өзгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Муенчаксыз йөрүче 3 эт участоктан чыгып, урамда йөргән. Шул чакта алар күрше хатынны күреп алган һәм аңа ташланганнар.
Әлеге хәлне видеорегистратор төшереп алган.
Кадрлардан күренгәнчә, хатынга ярдәм 1 ир-ат килә. Ул да агрессив этләрне тиз генә куып җибәрә алмый.
Хатын җитди имгәнә. Этләр аның колагын чәйнәп өзгән, кулын тешләгән. Хәзер ул хастаханәдә ята.
«Этләр этләр әле дә шулай муенчаксыз йөрүен дәвам итә, биредә яшәүчеләр алардан курка», – диелә хәбәрдә.