Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колагы өзелгән, каны күп аккан» – гөмбәче бабай аю белән сугышкан

news_top_970_100
«Колагы өзелгән, каны күп аккан» – гөмбәче бабай аю белән сугышкан
"Татар-информ" архивы

Свердловск өлкәсендә 71 яшьлек бабай урманга гөмбәгә барган һәм аюны очраткан. Аның качар урыны булмаган, шулай да бабай, югалып калмыйча, ерткыч белән сугышкан. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ир-ат гөмбә җыя торган пычагын алып, аюга каршы торырга тырыша. Аннары ул аңын югалта. Бабай аңына килгәндә, аю киткән була инде, диелә хәбәрдә.

Вакыйга Черемухово авылы тирәсендә була. «Ул пычак белән теләсә кая суккан инде. Аннары аңын югалтып егылган. Аңына килгәч, машина ачкычы да, телефоны да югалуын абайлап алган. Ярдәм дә чакырып булмаган. Бәхеткә, бу вакытта аю киткән инде. Әлеге вакыйгадан соң, Валентин Ефимович бер тәүлек реанимациядә ята. Аның колагы өзелгән, күп итеп кан югалткан», – ди танышлары.

Бабайның яралары да тирән була. Шаһитлар сүзләренчә, ир-атның башында, битендә, кулларында яралар була. Аңа табиблар уңышлы операция ясый.

Аю тук булганга, бабайны исән калдыргандыр, дип фаразлыйлар. Бу аю – ана аю була, ул балалары белән йөргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100