Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кол Гали" хәләл отеленә сәяхәт: 100 мең сумлык номер һәм борынгы Болгар мунчалары

Шәһәр һавасыннан туйган кешегә теләсә каядыр барып бер-ике көн булса да ял итү – үзе бер бәйрәм. Әмма аңа акча кирәк. Чит илгә барырга мөмкинлеге булмаган кеше өчен Болгардагы кунакханә  бик отышлы кебек. 2018 елның соңгы көнендә ачылачак курорт спа-отеленә журналистлар өчен пресс-тур оештырылды. Биш йолдызлы Kol Gali Resort SPA курорт спа-отеле – “Интертат” күзлегеннән.

news_top_970_100
"Кол Гали" хәләл отеленә сәяхәт: 100 мең сумлык номер һәм борынгы Болгар мунчалары
Башкалабыз үзәгендә кайнаган отельләр дөньясында зур яңалык – Казаннан читтә, республикабызның үзәгеннән 180 километр ераклыкта, борынгы Болгар шәһәрендә 25 гектарга җәелгән хан сарае кебек отель! 2015 елда ТАИФ һәм “Татнефть” компанияләре акчаларына төзелә башлаган Kol Gali Resort & SPA курорт спа-отелендә барлыгы 149 номер бар. Шул исәптән 130 – стандарт номер, 18 – VIP һәм бер король апартаментлары. Сигез номер мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җайлаштырылган. Шулай ук кунакханәдә ресторан, лобби-бар, берничә конференция залы, зиннәтле мунчалар, бассейн һәм тренажер залы да бар. Акчаң гына җитсен... Әмма акча турында соңрак.



18 яшьлек Линар - отель өчен табыш!

Биш йолдызлы Kol Gali Resort & SPA курорт спа-отеле журналистларны колач җәеп каршы алды. Ишектән керүгә ял итүчеләрне 18 яшьлек Линар каршы ала. Кунакханәнең генераль директоры һәм директор-менеджеры Свеидан Фади Азиз Абдалла әйтүенчә, бу егет отель өчен табыш та, ачыш та. Шуңа игътибар итәргә кирәк, отель персоналының яртысыннан күбрәге – яшьләр. Берсеннән-берсе чибәр, инглиз телендә дә, рус телендә дә, теләсәң, гарәп телендә дә иркен аралаша торган егетләр һәм кызлар.

Отель тыштан бер төстә һәм бер стильдә, ягъни бу курорт спа-отеленең бөтен үзенчәлеге – аның зиннәтле эчке ягында. Таң калып, сүз әйтергә куркып торган журналистларны отель хезмәткәрләре күктән җиргә төшерде, “Экскурсияне башлыйк”, диде. 

Kol Gali Resort & SPA курорт спа-отелендә Татарстанның Спас районыннан 90 һәм Казаннан 104 кеше хезмәт куя. Читтән килеп эшләүче хезмәткәрләр өчен махсус трансфер каралган. Моннан тыш, алар өчен биредә яшәү мөмкинлеге дә тудырылган: отель янындагы биш торак йорт – хезмәткәрләрнеке.



Келәм – татарныкы, түшәм – гарәпнеке, зиннәтле ташлар - Россия Федерациясенеке 

Урта Көнчыгыш стилендә салынган отель татар бизәкләре белән эшләнгән. Шунысы куанычлы, гарәп илләре стиленәрәк охшатып ясалган кунакханәдә (отельнең генераль директоры да шул як традицияләренә тартыла кебек тоелды) татарлык бар. Татар халкының милли бизәкләренә, гореф-гадәтләренә күпмедер дәрәҗәдә басым ясалган. Отельдәге юл күрсәткечләр дә гадәттәгечә рус, татар, инглиз телендә генә түгел, гарәп телендә дә. Бу курорт спа-отелендә гарәп культурасы белән татар культурасы бизәкле үрелештә бара дигәне ялган булмас: келәм – татарныкы, түшәм – гарәпнеке, зиннәтле ташлар, генераль директор җорланганча, Россия Федерациясенеке.

Экскурсияне башлар алдыннан, кунакханә комплексының генераль директоры Свеидан Фади Азиз Абдалла “Без хәләл курорт спа-отеле булып торабыз, бездә бөтен әйбер дә – хәләл”, диде. “Ничек инде алай, әллә монда исерткеч эчемлекләр сатылмыймы икән, менә сиңа мә!” дип аптырашта калды журналистлар. Бераздан гына сорауларына җавап таптылар - "барысы да "окей" икән"!



Отельгә керүгә барлык кунаклар отельнең икенче этажына килеп эләгә. Холлның уртасында – зур фонтан, сул якта – номер фонды һәм ресторан, уң якта – берсеннән-берсе яхшы мунчаларга бай спа-комплекс. Беренче этажда лаундж-зона һәм лалә чәчәге сыман ясалган төрле төстәге утлар белән яктыртылып тора торган фонтан.




Бер тәүлек ял – 6 мең

Ял итүчеләр өчен иң мөһиме – номерлар бәясе, ә бәяләр бу отельдә байлар өчен билгеләнгән, бәлки журналистларга гына шулай тоелгандыр... Стандарт номерда бер төн куну ял итүчегә 5800 сумга төшәчәк. Шуны әйтергә кирәк, бу бәягә иртәнге аш кына кергән, ягъни кунак кешегә мунча, бассейн, массаж хезмәтләре белән кулланыр өчен өстәмә акча түләргә туры киләчәк. Болгар карарга килгән кешенең бер төн өчен генә алты мең сум акчасын чыгарып саласы килерме икән соң? Рәхәтләнеп ял итәргә теләгән кеше өчен бу отель, мөгаен, бик кыйммәткә төшәчәк...






Үтә күренмәле ванна - "Син иреңнән качып сулга йөрмәсенгә”

Король апартаментларында бер тәүлек – 100 мең сум. Стандарт номерда бер карават, кием шкафы, телевизор, ванна бүлмәсе, көзгеләр һәм мини-бар гына бар. Король апартаментларында, каптырмага басып, үтә күренмәле булып кала торган дивар бар. Каптырмага басып, юыну бүлмәсен я үтә күренмәле, я бөтенләй күренми торганга әйләнә. 

Бер журналист хатын-кызның “Ни өчен кирәк инде бу?” дигән соравына ир-ат журналист, шаяртып: “Син иреңнән качып сулга йөрмәсенгә”, дип җавап кайтарды. Отель хезмәткәрләре көлеп кенә куйды. Мөгаен, чыннан да шуның өчен, кеше юынганын карап утырудан да күңеллерәк шөгыль юк!.. 

Биредә камин эчендә утлар шоуы да ясап була. Террасага чыгып, тирә-якны карап, уйларга бирелеп утыра да аласың. Өстәлгә тезелгән әллә-ничә төрле спиртлы эчемлекне татып карарга була. 



Номерның тагын бер үзенчәлеге аның стенасыз, бары тик дизайн һәм җиһазландыру белән генә ир-ат ягы һәм хатын-кыз ягына бүленүе. Аш бүлмәсе дә шунда ук, әзерләп бирәләр, китереп бирәләр, барлык уңайлыклар да тудырылган.





Ак пулат сыман мунчалар...

Кунакханәнең спа-комплексы искитмәле яхшы! Диңгез климаты белән парлы мунча, хуш исле парлы мунча, авыл мунчасы, карлы мунча, хәммам, джакузи, бассейннар, массаж ясау алымнары әллә-ничә төрле булган массаж ясау бүлмәләре, тозлы бүлмә... Нәрсә генә юк! Спа-комплекс XIV гасырдагы ЮНЕСКО дөньякүләм мирасы объектлары исемлегенә кергән Болгар тарихи-археологик комплексының өлеше булган Ак пулатның аналогы булып тора. Биредә кунаклар җиде төрле мунча, бассейннар, массаж ясау бүлмәләреннән тыш косметология осталары күрсәткән хезмәтләрне дә куллана ала.




Генераль директор Свеидан Фади Азиз Абдалла әйтүенчә, Kol Gali Resort & SPA курорт спа-отелендә тиздән китапханә, караоке, ачык панорамалы бассейн, җәйге террасалар, җылыткычлар белән тәэмин ителгән пляж булачак. Әмма бу әйберләрсез дә ноябрь башыннан 2018 елның соңгы көненә, 31 декабрьгә отельнең бөтен урыннары да бронировать ителгән, шул исәптән король апартаментлары да. Шушы вакытка кадәр отель тест рәвешендә, 60-65 процентка гына эшли. 

Отельнең техник ачылышы 1 ноябрьдә үк булган булса да, рәсми рәвештә ул 2018 елның иң соңгы көнендә ачылачак. Ул көнгә отель махсус программа әзерләгән. Гадәттәгечә күңел ачу уен-көлке кичәсе түгел, гаилә өчен оештырылган чаралар булачак. Журналистларны шулай дип ышандырдылар.

“Бүгенге көндә 31 декабрьгә безнең бөтен номерларга да бронь ясалган. Кешенең үз планнары килеп чыгып, алар безгә килә алмаска да мөмкин, шул вакытта без яңа кешеләрне рәхәтләнеп кабул итәчәкбез”, - дип уртаклашты генераль директор. 

Кунакханә комплексына бер айдан ким вакыт эчендә Татарстаннан да, бөтен Россиядән дә, хәтта чит илләрдән дә килгәннәр. Иорданиядә туган, Египетта, Испаниядә, АКШта эшләп өлгергән генераль директор отельгә кунаклар агымы Урта Азиядән дә булыр дип өметләнә. “Алар бирегә ата-бабаларының тарихын, ислам үсешен, культураларының барлыкка килүен өйрәнергә киләчәкләр”, ди генераль директор.



“Искитмәле матур биналарыбыз бар. Әмма монда искитмәле матур кешеләр дә булырга тиеш”

“Безнең максат – беренче номерлы отель булу. Әйе, безнең искитмәле матур дизайнлы искитмәле матур биналар бар. Әмма монда искитмәле матур кешеләр – туристлар да булырга тиеш. Безнең шигарь мондый: Kol Gali Resort & SPA отель генә түгел, ул – яшәү рәвеше. Без бөтен кунаклар да үзләрен өйләрендә кебек хис итүләренә инанырга тиеш”.

Свеидан Фади Азиз Абдалла отельнең төрле кунакларны кабул итәргә әзер булуында бер дә шикләнми. Биредә спортчылар да, күп балалы гаиләләр дә, йорт хайваннарын яратучылар да урнаша ала. Моннан тыш, отельдә туйлар да, эшлекле очрашулар да үткәреп була.

Кичке аш

Отель турында сөйләшеп бетергәч, журналистларны кичке ашка алып киттеләр. Хәләл отельнең хәләр ресторанында хезмәт куйган егетләр һәм кызлар кухнядан матур тәлинкәләрдә бер кулларына – тавык ите, икенчесенә – дуңгыз ите тотып чыктылар. “Кайсысын телисез, тавыкнымы яки дуңгызнымы?” дип зурлап сорап та куйдылар. Менә сиңа мә... Бер журналист исә түзмәде: “Бу дуңгызга хәләл фабрика келәймәсен гына ябыштырасы калды инде”, - диде. “Бисмилла әйтеп чалганнардыр”, - дип тә шаярттылар. 

Әйтәсе дә юк, отельнең мөмкинлекләре бик күп, әмма бүгенге бәяләре белән ул, бераз вакыт үткәч, делегатлар туктала торган урынга әйләнеп калмасмы икән? 

“Интертат” хәбәрчесе танышларыннан: “Ничек уйлыйсың, син белгән байлар монда ял итәрләр идеме?” дигән сорауга барысы да: “Юк”, дип җавап кайтарды.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100