Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көл астында калган бистәләр: вулкан атканнан соң, Камчатка халкы ничек яши?

news_top_970_100
Көл астында калган бистәләр: вулкан атканнан соң, Камчатка халкы ничек яши?
Видеодан скриншот

Камчаткада Шивелуч вулканы атканнан соң, бистәләрне көл баскан. Ә вулкан итәгендә урнашкан бистәләргә ризык һәм су, медикаментлар алып, коткаручылар килгән. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

РЕН ТВ хәбәрчесе Евгений Подтергера зыян күрүчеләр янына беренчеләрдән булып бара алды. Соңгы 60 елда иң көчле вулкан атудан соң аларның ничек яшәргә тырышуын карады.

«Өйләреннән дә чыга алмыйча, иписез утыралар»

Кар белән укмашкан көл реагентлар кебек үк тәэсир итә. Болар кояшта эреп пычрак массага әверелә, ә бу исә урамнарны һәм йортларны цементлаштырып куя. Козыревск бистәсе вулкан пычрагында батып ята. Юллар ябылу һәм электр булмау аркасында, бистәдә 4 көн инде кибетләр һәм пекарнялар эшләми – ипи беткән.

«Дүртенче көн иписез утырабыз. Бүген монда, Козыревскида да булмаган, диләр. Бүген генә пешерәчәкләр», – дигән Валентина Заикина.

Балалар бакчалары да эшләми, мәктәпләрдә дәресләрне тулысынча туктатканнар. Кешеләр әлегә кадәр өйләреннән чыкмаска тырыша.

«Юлларны чистартмыйлар, чистартырга да җыенмыйлар бугай. Аяк бата, ничек йөргәнемне үзем дә белмим, йөрергә бик авыр», – дип зарланган пенсионер Лариса Шлопова.

Урамда йөрү хәзер гомер өчен дә куркыныч: түбәләрдән боз сөңгеләре генә түгел, ә чын мәгънәсендә сталактитлар асылынып тора.

Иң катлаулы вазгыять элеккечә үк Ключи бистәсендә. Монда көл катламы 10 сантиметр калынлыкка җитә, ә кайбер урамнарда тездән пычрак. «Кызыл зона»га махсус техника колоннасы килгән. Хәзер төп бурыч – кешеләр хастаханә һәм кибет кебек социаль әһәмияткә ия объектларга бара алсын өчен, урамнарны булдыра алганчы яхшылап чистарту.

«Колонна составына самосваллар, экскаваторлар һәм фронталь төягеч керде», – диде Камчатка крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының халыкның гражданнар оборонасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Кистанов.

Борчылырлык урын бар, «кызыл зона»га кергән берничә авылда кешеләр су сыйфатына зарлана. Хәзергә кадәр суның тулысынча куркынычсыз булуы расланмаган.

Вулканнан 70 километр ераклыктагы зонада махсус экипировка куллану яхшырак. Өскә тыгыз комбинезон, кулларга перчатка кияргә кирәк, кояштан саклый торган күзлек кию хәерле, ә сулыш алу органнарын респиратор ярдәмендә сакларга кирәк. Вулканнан чыккан матдәләрдә Менделеев таблицасындагы теләсә кайсы химик элемент була ала.

Әлегә Шивелуч вулканы тынычланырга уйламый. Ул бераз гына әкренәйгән – вулкан авызыннан чыккан көл күккә 20 километрга ук түгел, ә нибары 5 километрга гына оча.

«Вулканологлар, тагын көл атылу булырга мөмкин, дип кисәтә», – дигән шунда яшәүче Надежда.

Хәзер бөтен көч һәм чаралар кешеләрне шушы активлыктан саклауга һәм гадәти тормыш режимына кайтаруга юнәлтелгән. Табигать бәла-казасының масштабларын экспертлар бәяләячәк кенә әле. Дөньякүләм экосистеманың уникаль ярымутравы меңләгән квадрат метр мәйданда агулы вулкан пычрагы эчендә калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100