Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кокос маеның организм өчен нинди зыяны бар?

Кокос мае Россиядә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде. Күпләр аны безнең өчен гадәти булган көнбагыш һәм зәйтүн маена караганда файдалырак дип саный.

news_top_970_100
Кокос маеның организм өчен нинди зыяны бар?
pixabay.com/ru

Бу мифны Америка галимнәре кире какты. Алар бу продукт турында 16 тикшеренү эшен чагыштырып караган. Бу хакта МедикФорум сайты яза.

«Кокос маен куллану, тропик булмаган үсемлек майларына караганда, түбән тыгызлыктагы липопротеид холестерины (ЛПНП) күләмен арттыра. Кокос маен иң зыянлы кулинар майларның берсе дип карарга була, ул йөрәк-кан тамыры авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра», — дип белдерде экспертлар.

Моннан тыш, кокос мае куллану сәбәпле арткан «начар холестерин» тромбоз да китереп чыгарырга мөмкин. 

Шул сәбәпле, галимнәр фикеренчә, кокос мае кулланудан баш тарту сәламәтлек өчен файдалырак. Кокос мае урынына көнбагыш һәм зәйтүн маена өстенлек бирергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100