Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коклюш (бума ютәл) авыруы нәрсәсе белән куркыныч һәм аның белән ничек авырмаска?

Шушы арада Татарстанда коклюш (бума ютәл) белән авыручылар саны 40 тапкырдан арткан, дигән хәбәр таралды. Ни өчен авыручылар саны кинәт арткан? Коклюш нинди авыру һәм ул нәрсәсе белән куркыныч? «Татар-информ» сорауларына республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе экспертлары җавап бирде.

news_top_970_100
Коклюш (бума ютәл) авыруы нәрсәсе белән куркыныч һәм аның белән ничек авырмаска?
Салават Камалетдинов

Саңгыраулык, баш миенә кан саву, неврозлар – бума ютәлнең катлаулы формасы

Нәрсә ул – коклюш (бума ютәл)? Бу – кискен йогышлы авыру. Аны Борде-Жангу бактерия таякчыгы китереп чыгара. Ул һава, тын юлы белән йога һәм алга таба өянәк формасындагы йөткерү рәвешендә үсә.

«Коклюш белән күбесенчә кечкенә балалар авырый. Авыру вакытында өянәк формасындагы йөткерү барлыкка килә, һәм баланың йөзе кызара яки зәңгәр төскә керергә мөмкин. Өзлегүләр булмаганда, коклюш нормаль яки субфебриль температура фонында уза», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов.

ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтендә бума ютәлнең бик тиз йога торган авыру булуын билгеләп үттеләр. Каты авырганда өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин: үпкә эмфиземасы, отит, саңгыраулык, колак ярысы ярылуы, баш миенә һәм челтәр катлауга кан саву, энцефалопатия, борыннан кан китү, кендек һәм касык бүсере, туры эчәклек төшү, эпилептик өянәкләр, көзән җыеру һәм неврозлар.

Санитар табиблар 1 яшькә кадәрге балаларны, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге, бу инфекциядән прививка ясатмаган, һәм прививкаларның тулы курсын алмаган укучыларны куркыныч төркеменә кертәләр.

Фото: © Солтан Исхаков /«Татар-информ»

Ни өчен инфекция йогу очраклары 40 тапкырга арткан?

Ел башыннан Татарстанда бума ютәлнең 412 очрагы теркәлгән. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 43,4 тапкырга күбрәк.

Роспотребнадзорның республика идарәсендә «Татар-информ»га үсеш чыннан да бар дип аңлаттылар, әмма ул цикллылык белән аңлатыла. Ә узган ел белән чагыштыру дөрес түгел, чөнки ковид белән бәйле чикләүләр гамәлдә булганда, татарстанлылар битлек киеп йөрделәр. Шуңа күрә санитар табиблар күрсәткечләрне ковидка хәтле булганы белән чагыштыра.

«Коклюш авыруы өчен цикллы артулар хас. 2022 елдан чираттагы күтәрелеш башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада бума ютәл белән авыручылар саны ковидка кадәрге дәрәҗәдә саклана. Мәсәлән, 2019 елда, 418 очрак булган», – дип билгеләп үттеләр Роспотребнадзорда.

Санитар табиблар авыруларның 65 проценты 3 яшьтән өлкәнрәк булуын әйтте, ә авыручыларның 71 процентында коклюшка каршы прививкалары булмаган.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Вакцинация ярдәме

Республиканың баш инфекционисты балаларга, коклюшны профилактикалау йөзеннән, беренче елда бу авырудан прививка ясалуын аңлатты.

«Быелның 10 аенда прививкалар календаре буенча 29 555 балага прививка ясалган, бу – планның 88,6 процентын тәшкил итә. Иммунизация эпидемик процессны тоткарлап торырга ярдәм итә», – дип билгеләп үттеләр Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәтендә.

Коклюшка каршы вакцина балаларга 3, 4, 5 һәм 6 ай булганда ясала, ә ревакцинация яшь ярымда үткәрелә.

Татарстанда 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга республика бюджеты хисабына коклюшка каршы ревакцинация башланды. Бүгенге көнгә 28 280 балага прививка ясалган инде.

Россиянең кайбер төбәкләрендә хәзер бу авыруның киң таралуы күзәтелә. Безнең республикага да килеп җитү куркынычы бармы, дигән сорауга санитар табиблар болай дип җавап бирә: бүген коклюш – идарә ителә торган инфекция булып санала. Балаларны һәм олыларны инфекциядән саклаучы вакциналар да бар.

Халит Хәертынов прививка ясатырга иртәрәк булган яңа туган сабыйны коклюштан ничек сакларга кирәклеген сөйләде. «Беренчедән, бу – күкрәк баласы белән аралашкан олы гаилә әгъзаларына коклюш вакцинациясе ясату. Икенчедән, специфик булмаган профилактика, ягъни, бала белән җәмәгать урыннарына, кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарга бармый тору һәм яңа туган баланы йөткерә торган балалар белән контактка кертмәү», – дип нәтиҗә ясады табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100