Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көйсезләнгән өчен». Татарстанда яшь әни нәни баласының ике кулын, аягын сындырган

news_top_970_100
«Көйсезләнгән өчен». Татарстанда яшь әни нәни баласының ике кулын, аягын сындырган
Владимир Васильев, архив

Татарстанда яшь әни нәни улының сәламәтлегенә авыр зыян китерүдән гаепләнә. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның августында Кама Тамагы районында яшәүче хатын 6 айлык улын кыйный. Ул баланы елаган һәм көйсезләнгән өчен җәзалый.

Аннары сабыйны Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Палатада әни кеше елаган баласына тагын суга. Ул малайның аягына караватның металл таягы белән бәрә. Сабыйның боты сына. Әни кеше бу травма турында табибларга әйтми. Берничә көн узгач, ул тагын баласын кыйный. Бу юлы баланың ике иңбаш сөяге сына. Аннары хатын хастаханәдән чыгып китә.

Җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контрольдә тота, хатынны сак астына алганнар. Эш судка тапшырылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 март 2023
    Исемсез
    Ул баланы ник табалар микэн?! Карый алмагач. Бала еламый гына усми инде ул. Твар!!! Бутэн суз табып булмый мона. Мескен бала, надеюсь ул хатынга бутэн баланы бирмэслэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100