news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Койрыксыз әтәч кебек» – Гөлназ Сәфәрованың образын тәнкыйтьләгәннәр

news_top
«Койрыксыз әтәч кебек» – Гөлназ Сәфәрованың образын тәнкыйтьләгәннәр
Фото: Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова «Татар җыры» фестивалендә берничә образдан булды. Аның берсе аеруча да үзенчәлекле иде. Өске өлеше зәңгәр бәрхет корсет, аскы өлеше яшькелт төстәге үтәкүренмәле сыманрак тукымадан эшләнгән күлмәк кигән Гөлназ, әлбәттә инде, игътибарсыз калмады. Бәлки, мондый күлмәк киюенең төп максаты да шул булгандыр.

Алып баручы үзенең язылучыларына да образы турындагы фикерләре белән бүлешергә тәкъдим итте.
«Минем образ. Алайса башка аккаунтларда «клеенка кигән» дип язып бетергәннәр. Монда да «коточкыч» дип яздылар. Аңлатам.

Мин һәрвакыт үземчә киенергә яраттым һәм яратам, үземчә, эчке халәтемә туры килерлек итеп. Ну менә шундый кәеф иде миндә – зәңгәрле-яшелле.
Мондыйны башка беркем кимәячәк», – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Дөрестән дә, күпчелек комментарийлар тискәре характерда.

«Гөлназ, нигә клеенка булсын, бу бит – гримеркадагы душ шторасы», «Ник пакет чорнап куйды икән, дип уйлаган идем», «Бик үзенчәлекле образ. Әмма «Татар җыры»н алып бару өчен туры килеп бетми сыман тоелды», «Бу клеенка шуып төшмәсә ярар иде дип, куркып утырдым», «Күлмәкләрнең нинди генә матурлары юк. Хатын-кызны алиһә итеп күрсәтә торган, бигрәк тә сәхнә өчен. Шундый зур чара алып баручының бу ябынгыч белән тамашачы алдына чыгуын күпләр аңлап бетермәгәндер. Сәхнә кысалары булырга тиеш», «Мин сезне купальник өстеннән парео япкан дип күз алдына китердем», «Яңа ел маскарадына гына бара. Койрыксыз әтәч кебек», «Беркайчан мондый ямьсез образда булганыгыз юк иде әле», – дип язалар аңа.

Гөлназны яклаучылар да, бу образның кабатланмас һәм зәвыклы булуы турында калганнар белән бәхәсләшүчеләр дә юк түгел. «Ни кисәң дә сүз юк. Кием бизәми, син бизисең. Бу фигураны булдыру җиңел түгеллеген бөтен хатын-кыз да белә», – дип язган, мәсәлән, җырчы Иркә.

«Сезне онытмасыннар, сөйләп торсыннар өчен маркетинг», – дигән фикер дә бар.

Ә сезгә Гөлназ Сәфәрованың образы ошадымы?

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар