«Койрыгын гына күрдем»: Чаллы табиблары елан чаккан һәм талпан кадалган ир-атны коткарган
Чаллы табиблары кулын елан чаккан һәм муенына талпан кадалган ир-атны коткарган, дип яза «Комсомльская правда» сайты.
61 яшьлек Газинур Исламов Минзәлә районының Бакчасарай авылында урманга кычыткан җыярга бара – балачак тәмен исенә төшереп, кычыткан ашы пешереп ашыйсы килә. Бәрәңге басуы артында ул яшь кычытканнар шытып чыккан аланлыкка тап була. Кулларын яфракларга суза һәм шул вакытта кулын юан карт ботакка сыдыргандай була.
Ир-ат авырту тоя, каный башлаган яраны күреп ала. Кул астында гына бинт булмый, ул ярасын перчатка белән сөртеп ала – тик кан туктамый. Шул вакытта ул селәгәйнең антибактериаль үзлеккә ия булуын исенә төшерә һәм ярасын ялап ала. Тик бу да ярдәм итми: кул ойый башлый, ачыта, тик авыртмый.
«Шунда мин еланның кара койрыгын күреп алдым, ул куак астындагы өненә таба шуышып кереп бара иде инде», – дип сөйләгән Газинур Исламов.

«Кулы минут эчендә бик нык шешеп чыга»
Ир-ат ашагыч рәвештә өенә кайтып китәргә була. Тик аның хәле күзгә күренеп начарлана: кулы санаулы минутларда шешеп чыга һәм куе кызыл төскә керә, ачытуы да көчәя. Газинур абыйның хатыны да бик курка, кызы яраны бәйли һәм боз куя. Улы аны Чаллы шәһәренең 5 хастаханәсенә алып китә – аларга нәкъ шунда агу кайтаргыч чара булуын һәм табибларның елан чаккан кешеләрне күп тапкырлар коткаруын әйтәләр.
Юлда ирнең хәле тагын да начарлана. Аның тыны кысыла башлый, кан басымы 180гә кадәр күтәрелә, гәрчә, моңа кадәр югары кан басымыннан интеккәне булмый.
Квинке шеше һәм муенда талпан
Реанимация бүлегендә пациентны мөдир Павел Егоров каршы ала. Ул Газинурның хәлен авыр дип бәяли. Бик көчле аллергия реакциясе аркасында кулы нык шешенгән һәм куе кызыл төстә була. Агу канга бик тиз үтеп кергән һәм шуның аркасында Квинке шеше барлыкка килә – бу очракта кеше тыны бетеп үләргә мөмкин.
Тик куркынычлар тагын да була әле. Табиблар ир-атның муенында талпан да таба, аны алалар.
«Без пациентның хәлен тотрыклыландырдык, караелан агуына каршы сыворотка керттек һәм бер атнадан дәваланып бетү өчен терапия бүлегенә күчердек», – дип сөйләгән Павел Егоров.
Терапия бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Гүзәл Лотфуллина сүзләренчә, пациент дәвалануның тулы курсын узган һәм аны өенә чыгарганнар. Әмма аны алда бик озак тернәкләнү көтә.
Газинур Исламов үзен коткаручыларга ихлас рәхмәтле. «Сезнең осталык алдында баш иям! Күпләр мондый хәлдә калырга мөмкин, кая барырга кирәклеген белеп торсыннар», – дип сөйләгән ул.
Табиблар исә, республика халкын май бәйрәмнәре алдыннан саклык чаралары турында кисәтә. Елан чакканнан соң паникага бирелмәскә һәм зыян күрүчене мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә алып барырга кирәк. Ярадан агуны суырып алу катгый тыела, очлыкларга тыгыз бәйләгеч салырга яки үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Һәм иң яхшысы, табигатьтә мөмкин кадәр сак булырга кирәк.