Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Койманың очлы таягында эленеп тора»: төнлә яшь кыз мәете табылган

news_top_970_100

Пермьдә Кама аръягы микрорайонының Маршал Рыбалко урамында 11 майга каршы төндә бер бар янында яшь кыз мәете табыла. Ул койманың очлы тимер таягында эленеп тора. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты хәбәр итә.

«Күрәсең, бу кыз дуслары белән ял иткәндер, исерек булгандыр. Мөгаен, койма аркылы чыгарга теләп, таеп киткәндер һәм егылгандыр», «Коймада очраклы гына килеп чыкканган охшамаган – бик сәер позада. Коточкыч күренеш. Хәзер балаларны да урамга чыгарырга куркыныч», – дип яза Пермьдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә.

Фаҗига урынына полиция һәм «ашыгыч ярдәм» килгән. Урынны камап алганнар.

«Төнге уникенче яртыда безнең бардагы кешеләр парктагы коймада сәер силуэт күрә. Якынрак килгәч, коймада асылынып торган кыз мәете күрәләр. Безгә хәбәр итүгә үк, полиция чакырттык. Бүген хокук сакчылары белән бергә бездәге күзәтү камераларын караячакбыз», – дип сөйләгән «КП-Пермь» басмасына бар хезмәткәре.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, кыз бәхетсезлек очрагы аркасында үлгән, көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү уздыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2025
    Исемсез
    Койманы кеше үлеменә китерерлек итеп ник ясарга? Кызга тиешле тәрбия бирелмәгән кебек, бусы инде өлкәннәр гаебе. Мәктәп һәм гаилә...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100